Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелүче «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты 23 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр дистанцион форматта узачак.
Конкурста гомуми белем бирү һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары педагогик хезмәткәрләре, шулай ук мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары хезмәткәрләре катнаша ала.
19 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстанның сәләтле балалары өчен француз, немец һәм кытай телләре буенча «Speak and study» республика профиль сменасы кысаларында көзге укыту-тренировка җыеннары уза.
Иннополис Университеты робототехника буенча Innopolis Open олимпиадасында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте. Интеллектуаль ярышларда 6-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Гаризалар түбәндәге сайтта кабул ителә - https://dovuz.innopolis.university/io-robo/.
2020 елда чарада Татарстан Республикасыннан Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга районнары һәм Казан шәһәренең Идел буе районыннан 17 бала катнашачак.
2020 елның 22 октябрендә «Идел-Янцзы» Югары уку йортлары ассоциациясенең III форумы ачылды. Быел Форум эпидемиядән соңгы чорда университетара хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләренә багышланган.
Бүгенге көндә Татарстанда хезмәткә сәләтле халык арасында цифрлы икътисад компетенцияләрен формалаштыру өчен дәүләттән шәхси цифрлы сертификатлар рәвешендә стимуллаштыра торган түләүләрне гамәлгә ашыру дәүләт системасы буенча эш алып барыла.
Казан «Тоталь диктант»та катнашучылар саны буенча икенче урынны алды. Грамоталылыкны тикшерү буенча акциядә 2534 кеше катнашты. Татарстан башкаласын Санкт-Петербург кына узып китте, анда диктантны 2600 катнашучы язган.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының дәүләт биреме нигезендә 2020 елның 12 октябрендә мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан видеоконференция форматында башлангыч сыйныф укытучылары өчен белем бирү практикасы үткәрелде.
Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагоглар советында үз регионнарын тәкъдим итәчәк педагогларның исемнәре билгеле булды.