Федераль педагогик үлчәүләр институтыннан (ФИПИ) имтихан материалларын әзерләүчеләр катнашында Рособрнадзорның онлайн-консультацияләре сериясен 20 октябрьдә йомгаклау иншасына әзерләүгә багышланган эфир дәвам итте.
20 октябрьдә Яр Чаллы педагогика университетында «Белем бирү эшчәнлеге контекстында мәдәниятләр диалогы» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе форматында мәктәпкәчә, урта гомуми, һөнәри, югары һәм өстәмә һөнәри белем бирү белгечләре өчен «Мәдәниятләр диалогы» мәдәни-мәгариф проекты тормышка ашырылды.
21 октябрьдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында Россия Федерациясе субъектларындагы ватандашлар арасыннан абитуриентларны укырга кабул итү буенча киңәшмә узды.
Татарстанда "ЖЭКА" укыту компьютер уены буенча региональ киберспорт турниры тәмамланды.
6-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелүче «Киләчәккә билет» һөнәрләр фестивале 23 октябрьдә старт ала.
Бүген мәгариф тармагында, шул исәптән авыл җирлегендә, иң күп вакансияләр математика, рус теле, физика, химия, биология предметлары, башлангыч сыйныф укытучыларына туры килә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Татарстанның консолидацияләнгән бюджетында 2021 елда мәгариф тармагына 101,7 млрд сум акча планлаштырылган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында финанс министры урынбасары Алексей Шишкин хәбәр итте.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев әти-әниләр белән Бөтенроссия очрашуы үткәрде. Рособрнадзор җитәкчесе 2020-2021 елда Бердәм дәүләт имтиханын һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен, Бөтенроссия тикшерү эшләрен, PISA стандартлары буенча Россия мәктәпләрендә тикшеренүләрне оештыру һәм уздыруга, шулай ук башка актуаль темаларга багышланган сорауларга җавап бирде.
"Мин - профессионал" Бөтенроссия студентлар олимпиадасының 4 сезонында катнашуга теркәлү ачылганнан соң беренче 10 көн эчендә килгән гаризалар саны 110 меңнән артып китте.
Мобиль технопарк үз эшен башлады. Бүген мобиль Кванториум остазларын Әгерҗе шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә каршы алдылар.