ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2021 елга, алдагы елларга да, Татарстанда мәктәпләр һәм балалар бакчаларында кадрларга ихтыяҗ ел саен 1,5 мең кеше тәшкил итә. Бу хакта Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Татарстанда ел азагына кадәр «Мәгариф» илкүләм проекты буенча педагогларның һөнәри осталыгын өзлексез арттыру һәм квалификациясен бәяләү буенча ике үзәк ачылачак. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте.

19 октябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан республикасы бюджеты турында» 124-6 номерлы Татарстан республикасы законы проекты хакында фикер алыштылар. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты. Утырышны комитет рәисе Айрат Зарипов алып барды.

Татарстан югары уку йортларында бүген 237 кеше күп телле мохиттә эшләячәк мәктәп укытучысы булырга әзерләнә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Мәгариф министрлыгы һәм балалар һәм яшьләр белән эшләүче башка министрлыклар һәм оешмалар белән берлектә сайлау хокукы һәм процессы мәсьәләләре буенча, сайлаучыларның хокукый һәм сәяси культурасын күтәрү, дәүләт хакимияте органнарына, Россия Федерациясендә җирле үзидарә органнарына һәм сайлау кампанияләрендә катнашучыларга сайлауларны оештыруда иң яхшы эш буенча «Атмосфера» бөтенроссия конкурсын үткәрә.


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы коронавирус аркасында Бердәм дәүләт имтиханын һәм Төп дәүләт имтиханын күчерүне әлегә планлаштырмый. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2021 елның 1 гыйнварыннан көллиятләрдә һәм югары уку йортларында максатчан укытуның яңа кагыйдәләрен кертү турындагы карарны имзалады. Документ якшәмбе көнне Хөкүмәт сайтында бастырылган.

6 октябрьдә «Иң яхшы география укытучысы» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясалып, финалга чыккан биш конкурсант билгеләнде. Бишлеккә кергән иң көчле укытучылар арасында Татарстан данын яклаган Зәйнең 4нче мәктәбе география укытучысы Светлана Хәбибрахманова да бар. Светлана Җәүдәтовна моңа кадәр республика бәйгесендә җиңеп, Россиякүләм конкурска узган иде. 

Мәгариф министрлыгы "Мәгариф" илкүләм проектының "Һәр баланың уңышы" проекты буенча Бөтенроссия ачык онлайн-дәресләр циклын дәвам итә. Аның максаты - укучыларга һөнәри юнәлеш бирү.

Быел Зәй районында «Миләшкәй» балалар бакчасы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 1960 елның октябрендә бакча бусагасын кечкенә балалар атлап керә. Бакчаның беренче җитәкчесе Анна Степановна Федотова була. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International