ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Мәгариф министрлыгы һәм Mail.ru Group социаль челтәрләрдә инде популяр булган "Өй сәгате" мәгълүмати-агарту проекты кысаларында өлкән яшьтәге укытучыларга һәм барлык теләүчеләргә цифрлы мохит мөмкинлекләрен, шул исәптән дистанцион белем бирү элементларын да кертеп, куллану мәсьәләләрендә ярдәм итү программасын эшләтеп җибәрә.

Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) экспертлары БДИ-2020 типик хаталарын анализлаган һәм киләсе имтиханга әзерләнү өчен материаллар әзерләгән.

Татарстан укучыларын «Җиңү Чыршысын яса» Бөтенроссия балалар конкурсында катнашырга чакыралар. Җиңүчеләр яңа ел открыткалары авторлары булачак.


16
октябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның апреленнән октябренә кадәр Татарстан Республикасында "Юннат" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узды.

22 октябрьдә  Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында “Кече сыйныфларда укыту”, “Мәктәпкәчә тәрбия бирү”, “Мәктәптә музыка укыту”, “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенцияләре буенча остаханәләр ачылачак.

Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркының Simple VR командасы VR-хакатонның «Киләчәк технологияләре – бүген» суперфиналында беренче урынны алды.

Иртәгә, 17-нче октябрьдә, казанлылар «Тоталь диктант» язачаклар. Быел бөтендөнья грамоталылык акциясендә онлайн һәм оффлайн форматларда катнашырга мөмкин булачак.

Иннополис Университеты студентлары программалаштыру буенча Россиянең Көньяк һәм Идел буе чемпионатының квалификация этабын үттеләр һәм башка вузлар белән чагыштырганда иң күп урыннарны алдылар. Анда 399 команда катнашты.

16-нчы октябрьдә казанлылар ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән турыдан-туры элемтәгә кушыла алачак. Алар башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыру турындагы сорауларга җавап бирәчәк.

 


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы»  грантын алучыларны сайлап алу конкурсының икенче этабы тәмамланып килә. Әлеге этап барышында 25 белем бирү оешмасы эшчәнлегенә эксперт бәяләмәсе бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International