ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

22 октябрьдә 2021 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычлары исемлеген төзү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узачак.

«Мәгариф турында 2020» Бөтенроссия журналистика конкурсының оештыру комитеты катнашучыларга конкурс заявкасын бирү процедурасы турындагы сорауларны конкурсның кайнар линиясе телефоны буенча бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә: +7 (926) 910-38-45.


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

“Мәгариф” илкүләм проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында агымдагы елда республикада “Кванториум” мобиль технопаркы эшли башлады.

2020 елның 14 октябрендә видеоконференцэлемтә режимында «Идел-Янцзы» форматында регионара хезмәттәшлек Советы рәистәшләре - РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юнның очрашуы булды.

12-18 октябрьдә “Дуслык” оешмасы базасында Татарстанның сәләтле балалары өчен инглиз теле буенча “Кредо” республика профиль сменасы кысаларында беренче көзге укыту-тренировка җыеннары узачак.

Россия Мәгариф министрлыгы коронавирус аркасында илдәге мәктәпләрне читтән торып укуга күчерергә җыенмый. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда мәктәп укучылары арасында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен белүгә ярыш узачак. «ЖЭКА» уены буенча Кибертурнирны ТКХ фонды, ТР Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк җәмәгать контроле үзәге һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә.

WorldSkills һөнәри осталык чемпионаты командасына кушылырга теләгән егетләр 15 октябрьгә кадәр сайтта үз компетенцияләрен күрсәтеп заявка җибәрергә тиеш - https://mck-ktits.ru/wsr.ktits/championship.php.

Казанның Яңа Савин районында (Голубятников ур., 93а) 93-нче номерлы балалар бакчасында капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Яңартудан соң балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр саны артачак һәм шикәр чире булган балалар өчен махсуслаштырылган төркем ачылачак.


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

19-нчы октябрьдә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев ата-аналар белән бөтенроссия очрашуын үткәрәчәк. Ведомство белгечләре белән бергә ул 2020-2021 елларда БДИ һәм ДЙА-9 оештыру һәм уздыру, бөтенроссия тикшерү эшләре һәм башка темаларга бәйле сорауларга җавап бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International