28 октябрьдә Лениногорск нефть техникумында "Мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре" өстенлекле компетенцияләр төркеме буенча 5 остаханә ачылачак.
Россия Мәгариф министрлыгы федераль педагогик югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь балларын билгели торган боерыкны бастырды. Биредә 33 уку йорты турында сүз бара.
Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга рөхсәт алу өчен 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасын 2 декабрьдә язачак. 9 сыйныф укучылары өчен рус теленнән әңгәмә 2021 елның 10 февралендә булачак.
12 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр социаль челтәрләрдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Минем дустанә сыйныфым» акциясе узачак. Чара укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, педагогик хезмәт белән кызыксыну формалаштыруга, шулай ук педагогларның һәм укучыларның уртак иҗатын мотивацияләүгә юнәлтелгән.
12 октябрьдә Рособрнадзорның онлайн-консультацияләре кысаларында Федераль педагогик үлчәүләр институтыннан (ФИПИ) имтихан материалларын әзерләүчеләр физикадан БДИга әзерләнүгә багышланган эфир уздырды.
12 октябрьдә "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" мәктәп укучылары Бөтенроссия конкурсы бергәлегендә "Яңа цифрлы музей" дигән тематик атналык старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
3-4 октябрьдә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә ТР «Мәктәп волейбол лигасы» турниры кысаларында зона ярышлары узды.
Онлайн-форматта узган NAUKA 0+ Бөтенроссия фән фестиваленең беренче өч көнендә 7 миллионнан артык кеше катнашты.
2021 елда мәктәп укучылары өчен Төп дәүләт имтиханын (ТДИ) 20 апрельдән 1 июльгә кадәр үткәрү күздә тотыла, диелә норматив хокукый акт проектлары федераль порталында дөнья күргән расписание проектында. Тиешле документны РФ Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль агентлыгы (Рособрнадзор) әзерләгән.
8-11 сыйныф укучылары өчен Камил Вәлиев исемендәге Фәнни коллаборация йорты (ДНК) информатика буенча Workshop уздыра. Тренингларны Казан федераль университеты Алабуга институты укытучылары һәм студентлары оештыра.