28 сентябрьдә Казан федераль университетында физика өлкәсендә яшь галимнәр арасында Е.К.Завойский исемендәге премия тапшыру тантанасы узды.
28 сентябрьдә "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" мәктәп укучылары Бөтенроссия конкурсы бергәлегендә "Театр сәнгате" тематик атналыгы башлана. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.
«Новости России» мәгълүмат агентлыгы белән «Экономическая политика России» журналы редакциясе «Новости регионов России» ТМА порталында https://regioninformburo.ru/category/society/ «2020-2021 РФ субъектларын үстерүнең стратегик программалары россиякүләм яңалыклар реестры» формалаштыра.
Апас районы мәгариф бүлеге, мәктәпләр, аграр көллият коллективы ярминкәне оештыруда зур өлеш кертте. Нәтиҗәдә, аграр көллият коллективы кабатланмас ярминкә мәйданчыгы әзерләгән өчен беренче урынга лаек булды.
Аграр көллият җитәкчесе Фаил Курамшинга Диплом һәм кубок тантаналы шартларда тапшырылды.
Кукмарада капиталь төзекләндерелгән «Чулпан» балалар бакчасы кабат үзенең ишекләрен ачты. Ул мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау һәм «Уңайлы мохит» республика программалары буенча төзекләндерелгән.
2020 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге ярдәмендә "Кеше тәрбияләү" балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсын башлап җибәрде.
Россия Мәгариф министрлыгы «Мәгариф турында 2020» Бөтенроссия мәгариф журналистикасы конкурсына старт бирү турында игълан итә.
25-нче сентябрьдә Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләрен бердәм кабул итү көне узды. Быел чара дистанцион форматта булды.
Конкурска һәр катнашучы бары тик бер генә тәрбия чарасы эшли ала. Шул ук вакытта чаралар тематикасы 2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясендә тәрбияне үстерү стратегиясендә билгеләнгән юнәлешләргә туры килергә тиеш.
Узган уку елында «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Тымытык, Чалпы авыллары, Җиңү бистәсе мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре эшли башлады. Быел Азнакай гимназиясе базасында шундый үзәк булдырылды.