Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Татарча диктант» акциясендә катнашучыларның саны 100 меңгә җитәр мөмкин икәнлеген искәртте. Бу хакта ул Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә үткән «Татарча диктант» акциясендә әйтте.
Илсур Һадиуллинның Тәрбиячеләр көне белән котлавы
26 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләнмәләре ярминкәсе узачак.
Татар теленнән белем тикшерү "Татарча диктант" дөньякүләм акциясе 2020 елның 26 сентябрендә онлайн форматта узачак.
Аксубай районы Савгач мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Андрей Романов Junior Skills Бөтенроссия ярышында катнашты һәм икенче урын алды.
Буада һөнәри белем бирүнең 80 еллыгына арт-объект ачылды. Бу уңайдан Буа ветеринария техникумы базасында ресурс үзәгендә тантаналы чара узды.
Мәгариф министрлыгы сыйныф җитәкчеләре арасында тәрбия чараларының иң яхшы методик эшләнмәләренә дистанцион конкурс игълан итте. Аның максаты - инновацион педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату.
Капиталь ремонттан соң тантаналы шартларда "Кояшкай" балалар бакчасы янә үз ишекләрен ачты. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективын һәм балаларны котларга мәртәбәле кунаклар килде.
2021 елдан башлап 800 меңгә якын Россия укытучысы Иннополиста эшләнә торган "Аврора" Россия операцион системасында якланган планшетлар алачак.
Казан укучылары «Всемирное наследие – глазами молодежи» халыкара рәсем конкурсында билгеләп үтелде. Конкурс Банск-Штьявниц шәһәре (Словения) муниципалитеты тарафыннан оештырылды. Чара 1995 елдан бирле үткәрелә, анда катнашу өчен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керә торган объектлар булган шәһәр балалары чакырыла.