ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

 Буада һөнәри белем бирүнең 80 еллыгына арт-объект ачылды. Бу уңайдан Буа ветеринария техникумы базасында ресурс үзәгендә тантаналы чара узды. 

Мәгариф министрлыгы сыйныф җитәкчеләре арасында тәрбия чараларының иң яхшы методик эшләнмәләренә дистанцион конкурс игълан итте. Аның максаты - инновацион педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату.

Капиталь ремонттан соң тантаналы шартларда "Кояшкай" балалар бакчасы янә үз ишекләрен ачты.  Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективын һәм балаларны котларга мәртәбәле кунаклар килде. 

2021 елдан башлап 800 меңгә якын Россия укытучысы Иннополиста эшләнә торган "Аврора" Россия операцион системасында якланган планшетлар алачак.

Казан укучылары «Всемирное наследие – глазами молодежи» халыкара рәсем конкурсында билгеләп үтелде. Конкурс Банск-Штьявниц шәһәре (Словения) муниципалитеты тарафыннан оештырылды. Чара 1995 елдан бирле үткәрелә, анда катнашу өчен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керә торган объектлар булган шәһәр балалары чакырыла.

Казан укучылары «Бөтендөнья мирасына яшьләр карашы» халыкара балалар рәсемнәре конкурсында җиңеп чыккан. 

«Mail.ru Group амбассадорлары» программасында катнашучылар исемлеге игълан ителде. Агымдагы уку елы дәвамында 49 студент, аспирант һәм укытучы үз вузларында технологик компания тәкъдим итәчәк.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы 2021 елга мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проектын карады.

29 сентябрьдә "Үсеш ноктасы" үзәкләре ачылышы Бөтенроссия марафоны узачак, аны РФ мәгариф министры Сергей Кравцов үткәрәчәк. Телекүпердә илнең төрле федераль округларын тәкъдим итүче 8 регионнан губернаторлар, педагоглар һәм укучылар катнашачак.

28 сентябрьдә Россия Мәгариф министрлыгының «Сыйныфта мастер» акциясе башлана. Укучыларга «Технология» предметы буенча проект төзергә тәкъдим ителә: тегү яки башка  кул эшләре ярдәмендә продуктны үз кулларың белән җитештерергә, агач белән эшләү күнекмәләрен яисә югары технологияле җиһазлар кулланып  җайланма эшләргә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International