Алексеевск районының Левашево авылында балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение хәзер мәктәп бинасында булачак.
Лаеш районының Усад авылында яңа мәктәпне 2021-2022 уку елында ачарга планлаштыралар. Хәзерге вакытта тәрәзә блокларын монтажлыйлар, эчке төзекләндерү эшләренә керештеләр, түбә ясыйлар, эчке инженер челтәрләрен монтажлыйлар, тирә-юньне төзекләндерү эшләре башкарыла.
Казанның Горки-Әмәт урманында Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең «Ил буенча экология» бөтенроссия акциясе узды, анда йөздән артык укучы катнашты. Балалар 20 гектар мәйданлы территорияне ике сәгать эчендә чистарттылар.
2020 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы “Татар телен һәм әдәбиятын укытуда коммуникатив технологияләр” темасы буенча туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен вебинар үткәрде.
2020 елның 23 сентябрендә Түбән Новгородта "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсының округ ярымфиналын ябу тантанасы булды. Ул 2020 елның март ахырында старт алган "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының иң кызыклы һәм актуаль проектларының берсе.
Яңа кагыйдәләр белем бирү кредитларын тагын да үтемлерәк итәчәк, бу исә, үз чиратында, тагын да күбрәк кешегә югары һәм урта һөнәри белем алу мөмкинлеге бирәчәк.
Татарстанда сыйныф җитәкчеләренә ай саен өстәмә түләүләр өчен федераль бюджеттан 1,8 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында хәбәр итте.
Татарстанда башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар аш белән тәэмин итүгә 2021 елга 2 млрд 225 млн сум акча каралган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында хәбәр итте.
Казанның «Седьмое небо» һәм «Волжские просторы» торак комплексларында төзелә торган балалар бакчаларында Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тикшерүләре узды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә яңа инженерлык мәктәбен карады. Ул балалар белән аралашты һәм аларның мәктәптәге туклануын тикшерде.