ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

НТИ Түгәрәкләр хәрәкәте һәм "Курчатов институты" фәнни-тикшеренү институты мәктәп укучылары өчен турнир үткәрә. Проект Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Яңа уку елыннан башлангыч сыйныф укучылары мәктәптә бушлай туклана башлады. Кайнар аш 1нче, 2нче, 3нче 4нче сыйныфларда укучы һәр балага каралган.

 

Татарстан югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча уңай вәзгыять күзәтелгән төбәкләр арасына эләкте. Бу хакта "Югары уку йортларын тәмамлаучылар Россия хезмәт базарында" семинары материалларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Тәтеш районы Алабирде авылының республика программасы кысаларында ремонтланган балалар бакчасы уңайлылык дәрәҗәсе буенча шәһәрнекеләрдән калышмый.

Россия Мәгариф министрлыгы балаларны мәктәпкә кабул итү тәртибен үзгәртте. Боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.

Казан федераль университетының ИТ-лицей укучылары һәм Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның бер укучысы «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia) 2020» VIII милли чемпионатының  WorldSkills юниорлары (16 һәм кечерәк яшьтәгеләр) медальләренә ия булдылар. Чемпионат финалы 7-20 сентябрь көннәрендә махсус-дистанцион форматта узды.

"Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты тәмамланды. Ул чемпионат тарихында иң масштаблысы булды һәм 3100 катнашучыны, шул исәптән чит ил спикерларын һәм Россиянең 85 төбәгеннән вәкилләрне берләштерде. Беренчелек 2020 елның 6 сентябреннән 21 сентябренә кадәр  дистанцион форматта узды. Чемпионат барышын 76 илдән тамашачылар күзәтте.


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан җыелма командасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатында 38 алтын, 25 көмеш һәм 39 бронза медаль алды. 

21 сентябрьдә «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Зур тәнәфес» Бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы бергәлегендә «Орлёнок» Бөтенроссия балалар үзәгенең онлайн-сменасы башлана. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.

«Татарча диктант» дигән татар телендәге грамоталылыкны тикшерү буенча ел саен уздырыла торган Бөтендөнья белем бирү акциясе быел Россиянең 62 төбәген һәм дөньяның 30 илен берләштерәчәк. Чара 26 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә онлайн  «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларының турыдан-туры эфирында узачак. Казан федераль университеты – акцияне оештыручыларның берсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International