15 ноябрьдә Бөтендөнья икенчел эшкәртү көнендә Россиякүләм экологик диктант башланып китәчәк. Ул төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән, ике көн дәвамында гадәти форматта һәм проект порталында онлайн узачак.
Бөтен илдән 2800дән артык кеше РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылган «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионаты финалында катнашты. Чемпионатта шулай ук чит ил конкурсантлары да чыгыш ясады. Быел WorldSkills Russia финалы Милли чемпионат тарихында иң масштаблысы булды.
2020 елның 22 сентябреннән 25 сентябренә кадәр «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алучыларны сайлап алу конкурсының (мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлдерелгән проектларны тәкъдим итү һәм яклау) 1 этабы узачак.
Соңгы өч елда Мамадыш шәһәренең барлык балалар бакчаларында балаларны инглиз теленә өйрәтәләр. Укулар атнага ике тапкыр бердәм программа буенча зурлар һәм әзерлек төркемнәрендә үткәрелә. "Моңа ихтыяҗ зур. Бу хәзерге дөньяда кирәк ", - дип билгеләде Балалар һәм яшүсмерләр йорты директоры Артур Ефимов.
21-30 сентябрьдә "Одноклассники" социаль челтәрендәге махсус кушымтада ачык бөтенхалык тавыш бирүе узачак, аның ярдәмендә Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагогик советы әгъзалары билгеләнәчәк.
Казан дәүләт энергетика университетында 1973 елда РФА Себер бүлегенең Л.А. Мелентьев исемендәге Энергетика системалары институты каршында гамәлгә куелган «Энергетиканың зур системалары ышанычлылыгын тикшерүнең методик мәсьәләләре» дип аталган Ю.Н. Руденко исемендәге Халыкара фәнни семинарның 92 нче утырышы ачылды
Казан федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге лицеен тәмамлаган Илдар Гайнуллин информатика буенча XXXII халыкара олимпиадада алдын медаль яулады.
Казанда бүген «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсларының региональ этабына нәтиҗә ясала. Бөтенроссия бәйгесендә республика данын рус теле укытучысы Светлана Байкиева яклаячак.
10-14 сентябрь көннәрендә Казан радиомеханика көллиятендә «Электроника» махсуслаштырылган компетенция үзәге базасында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының «Электроника» компетенциясе буенча финалы узды. Өч көн дәвамында конкурсантлар аппарат белән тәэмин итү, программалаштыру, җайланмаларны җыю һәм көйләү, электрон приборларны төзекләндерү һәм үлчәү буенча белем һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.
Мәгарифтә иң мөһиме — хәзерге вакытта бөтен булган яхшы традицияләрне саклап, яңадан мәгарифтәге бөтен булган программалар үтәлешен тәэмин итү. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә бүген Татарстан Президентының инаугурация тантанасы алдыннан шулай дип белдерде.