ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

2021 елдан башлап 800 меңгә якын Россия укытучысы Иннополиста эшләнә торган "Аврора" Россия операцион системасында якланган планшетлар алачак.

Казан укучылары «Всемирное наследие – глазами молодежи» халыкара рәсем конкурсында билгеләп үтелде. Конкурс Банск-Штьявниц шәһәре (Словения) муниципалитеты тарафыннан оештырылды. Чара 1995 елдан бирле үткәрелә, анда катнашу өчен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керә торган объектлар булган шәһәр балалары чакырыла.

Казан укучылары «Бөтендөнья мирасына яшьләр карашы» халыкара балалар рәсемнәре конкурсында җиңеп чыккан. 

«Mail.ru Group амбассадорлары» программасында катнашучылар исемлеге игълан ителде. Агымдагы уку елы дәвамында 49 студент, аспирант һәм укытучы үз вузларында технологик компания тәкъдим итәчәк.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы 2021 елга мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проектын карады.

29 сентябрьдә "Үсеш ноктасы" үзәкләре ачылышы Бөтенроссия марафоны узачак, аны РФ мәгариф министры Сергей Кравцов үткәрәчәк. Телекүпердә илнең төрле федераль округларын тәкъдим итүче 8 регионнан губернаторлар, педагоглар һәм укучылар катнашачак.

28 сентябрьдә Россия Мәгариф министрлыгының «Сыйныфта мастер» акциясе башлана. Укучыларга «Технология» предметы буенча проект төзергә тәкъдим ителә: тегү яки башка  кул эшләре ярдәмендә продуктны үз кулларың белән җитештерергә, агач белән эшләү күнекмәләрен яисә югары технологияле җиһазлар кулланып  җайланма эшләргә.

Алексеевск районының Левашево авылында балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение хәзер мәктәп бинасында булачак. 

Лаеш районының Усад авылында яңа мәктәпне 2021-2022 уку елында  ачарга планлаштыралар. Хәзерге вакытта  тәрәзә блокларын монтажлыйлар, эчке төзекләндерү эшләренә керештеләр, түбә ясыйлар, эчке инженер челтәрләрен монтажлыйлар, тирә-юньне төзекләндерү эшләре башкарыла.

Казанның Горки-Әмәт урманында Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең «Ил буенча экология» бөтенроссия акциясе узды, анда йөздән артык укучы катнашты. Балалар 20 гектар мәйданлы территорияне ике сәгать эчендә чистарттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International