Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының мәктәп балаларын ашатуны оештыруга әзерлеген бәяләде.
"Үзизоляцияне файдалы уздырабыз!" - шундый девиз астында Казан һәм республика мәктәпләре укучылары өчен социаль проектлар конкурсы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында өч телдә горурланып укырга, яшәргә мөмкинлекләр барлыгын әйтте. Бу хакта ул комплексның тантаналы ачылышында сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Халыкара мәктәптә (Федосеевская ур., 52) булды, анда ул уку йортының яңа корпусын карады. Чарада шулай ук РФ Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин катнашты.
Кадерле укытучылар, мәктәп укучылары, студентлар, хөрмәтле әти-әниләр!
Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм! Быел без бу көнне түземсезлек белән көттек. Укытучылар, ата-аналар, балалар – барысы да мәктәпне сагындылар.
Бүген Казанда «Сириус» моделе нигезендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча республика үзәген ачу тантанасы булачак.
1 сентябрьдә Татарстанның 58 меңгә якын беренче сыйныф укучысы бүләккә «Барсикның Татарстан тарихы буенча сәяхәте» темасына өч дус – Барсик, Выручалочка һәм Банкомаш маҗараларына багышланган матур китап, татар һәм рус телләрендә уен алачак.
Бүген Түбән Кама шәһәренең Чишмәле урамында 260 урынга исәпләнгән «Күбәләк» балалар бакчасы ачылды. Ачылыш тантанасына Айдар Метшин килде.
Алабугада Татарстанда беренче «К.Ә.Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йорты» өстәмә белем бирү үзәге ачылачак. Үзәк КФУның Алабуга филиалында «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» проекты буенча булдырылды.
Казанда физика өлкәсендә Завойский исемендәге шәһәр премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Конкурста Казан югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү оешмаларының 35 яшькә кадәрге аспирантлары һәм яшь галимнәр катнаша ала.