ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Яңа уку елы алдыннан күп  ата-аналар Россиядә мәктәпләрнең гадәти уку режимына кайтуына сөенде.   Әмма шуны да онытырга ярамый, яңа коронавирус инфекциясе белән авыру куркынычы әле һаман да саклана. Нәкъ менә шуңа күрә дә ата-аналар баланы мәктәпкә әзерләүгә зур игътибар белән карарга тиеш.

Татарстанда мәктәп укучылары өчен яңа сервис булдырыдылар. 

Яңа уку елы алдыннан укучыларга ата-аналар кием-салым, аяк киеме, уку әсбаплары һәм балага кирәкле башка товарлар сатып ала. Бу товарларның сезнең балагыз өчен сыйфатлы һәм куркынычсыз булуына ничек ышанырга? 

Россиядә төбәкләрдә коронавирус буенча эпидемиологик вазгыять начарланган очракта, югары уку йортлары кабат дистанцион укуга күчәргә мөмкин. 

Белем көнендә Казанда беренче күптелле «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» мәгариф комплексы ачыла.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белем бирү оешмасын ачу тантанасында катнашыр дип көтелә. 


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

Биш ел буе новониколаевлылар бистәдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе барлыкка килүен иске бакчаны таратканнан бирле көткән. Ата-аналарга балаларын якын-тирәдәге бакчаларга - Осиновога, Казанга йөртергә туры килгән. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Царёво торак комплексында төзелгән мәктәп үрнәк проект булачак дип әйтте.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп һәм көллият директорларына яңа уку елын оештыру буенча тәкъдимнәр җибәрде. Белем бирү учреждениеләренә Роспотребнадзор һәм Россия Мәгариф министрлыгы таләпләренә таянып эш итәргә киңәш ителә.

Чистайның Полющенков урамында «Заманча мәктәп» проекты кысаларында «Мәгариф» иклүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә сафка бастырылган яңа лицейны төзү эшләре тәмамланды. 
Ведомство җитәкчесе Василий Кудряшов билгеләп үткәнчә, объект проект документларында каралган барлык таләпләргә дә җавап бирә.

Түбән Камада капиталь ремонттан соң политехника көллияте бинасын ачтылар, уку йортына ресурс үзәге статусы бирелде. Ике ел дәвамында масштаблы эшләргә республика бюджетыннан 182 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International