"Үзизоляцияне файдалы уздырабыз!" - шундый девиз астында Казан һәм республика мәктәпләре укучылары өчен социаль проектлар конкурсы узды. Өч ай дәвамында укучылар һәм педагоглардан торган командалар үз проектларын тәкъдим иттеләр: кайберләре -виртуаль рәвештә яңа җырлар кабатладылар, икенчеләре - азык-төлек кәрзине төзергә һәм онлайн режимда кибетләр буйлап йөрергә өйрәнделәр, өченчеләре - үз командасының физик үсешенә басым ясадылар. Бу проектлар инвалидлыгы булган яшүсмерләрдә үз-үзләрен изоляцияләү шартларында инвалидлыгы булмаган яшьтәшләре белән уртак эшчәнлек процессында иҗади сәләтләрне үстерергә тиеш.
"Без үзизоляциядә - бергә!" конкурсында җиңүчеләр:
Беренче урын - ресурс класс педагогы Марина Магер җитәкчелегендә 1 нче мәктәп командасы.
Икенче урында - 78 нче лицей, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Абдуллина җитәкчелегендәге “Фарватер” командасы.
Өченче урын - башлангыч сыйныф укытучысы, ресурс педагогы Светлана Храмова җитәкчелегендә 156 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы.
Өченче урында - Яшел Үзән шәһәренең "Физик культура" дисциплинасы укытучысы, "Адаптив йөзү" төркеме җитәкчесе Светлана Каюмова җитәкчелегендә 16нчы мәктәп командасы.