Россия югары уку йортларына укырга керүнең икенче дулкыны 24 августта башланачак, ә аның нәтиҗәләре 26 августта билгеле була. Югары уку йортлары өстәмә кабул итү турында 15 сентябрьдән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш.
Татарстанда балалар товарларының, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук товарларны сайлаганда гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча кайнар линия эшли башлады. Республика халкына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе хезмәткәрләре консультация бирәчәк.
2020 елның 17-21 августында “Россия педагоглары: мәгарифтә инновацияләр” Бөтенроссия форумы дирекциясе педагоглар өчен “Әти-әниләр белән эшләү - җиңел!” дип аталган бушлай онлайн марафон үткәрә.
3-нче сентябрьдә узачак «Җиңү диктанты» акциясенә катнашучыларны теркәү эше башланды. Татарстан халкы да акциягә кушыла алачак, моның өчен чараны үткәрү мәйданчыкларының берсендә теркәлергә кирәк.
Чит ил студентларын Татарстан югары уку йортларына ике атналык изоляциядән соң гына кертәчәкләр. Студентлар Россиягә килгәннән соң уникенче көнне коронавируска тест тапшырырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде.
Казан федераль университетының барлык студентларга стипендияләрне 5 процентка арттыру мөмкинлеге бар. Бу хакта туры эфирда КФУ ның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский хәбәр итте.
Информатика буенча БДИ 2021 елдан компьютер формасына күчереләчәк. Бу елның көзендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Россия төбәкләрендә имтиханның мондый формасын сынап караячак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә.
Казан укучылары «Әдәби геройлар галереясе» белем бирү курсының бер өлеше булган әдәби әсәргә рецензияләр язу конкурсына кушыла алачак. Әдәби ярышта ике яшь төркеме укучылары катнашачак: бишенче сыйныфтан алып сигезенче сыйныфка кадәр укучылар һәм өлкән сыйныф укучылары.
Татарстанда 1-нче июньнән «Без – галәм!» республика медиаконкурсы уздырыла. Ул өч юнәлеш буенча үтә: «Текст эшләре», «Видеоэшләр» һәм «График эшләр». Анда 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге барлык теләүче яшьләр катнаша ала.
2020 елның 1 сентябрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә эшләнгән адаптацияләнгән мәгариф программаларының беренче вариантлары буенча укучылар төп гомуми белем бирү программалары буенча укуларын дәвам итәчәк.