Россия Премьер-министры Михаил Мишустин мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә 212,8 миллион сум өстәмә акча бүлеп бирү турындагы боерыкка имза куйды.
18 августта видеоконференц-элемтә режимында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август конференциясе кысаларында “Хәзерге заманда мәктәпкәчә белем бирү: һәркем файдалана алырлык булу һәм эчтәлекне яңарту” темасына мәктәпкәчә белем бирү секциясе утырышы узды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына укучыларның ата-аналарынннан 1 сентябрьдә мәктәп линейкларын үткәрү турында күпсанлы мөрәҗәгатьләр килә.
19 августта видеоконференц-элемтә режимында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында муниципалитетлардагы башкарма комитетлар җитәкчеләре секциясе утырышы булды.
Чаллы шәһәре балалар технопаркында "Үсеш ноктасы" цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләренең технология укытучылары өчен көндезге сессия старт алды.
Бүген Россиянең югары уку йортлары абитуриентларны бюджет урыннарына кабул итә башлый. Укырга керүчеләр исемлеге югары уку йортларының рәсми сайтларында урнаштырылачак.
18 августта видеоконференция режимында республиканың педагогик хезмәткәрләрен өзлексез һөнәри үстерү секциясе «Универсаль компетентлык һәм функциональ грамоталылык: иртәгә уңышлы булсын өчен бүген нәрсә өйрәнергә» темасына үз эшен башлады. Чарада мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләренең укыту-методик эш буенча урынбасарлары, квалификация күтәрү буенча методистлар, функциональ грамоталылык буенча экспертлар, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты.
Математика, информатика һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә югары казанышлары булган укучылар 125 мең сум күләмендә дәүләт грантын алачак.
Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре республиканың Теләче районында беренче сыйныфка баручы 85 балага портфель тапшырды. Бу чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында узды.
17 августта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Зур тәнәфес» бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы бергәлегендә «Бизнес һәм эшмәкәрлек» дигән яңа тематик атналык старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.