Чаллы шәһәре балалар технопаркында "Үсеш ноктасы" цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләренең технология укытучылары өчен көндезге сессия старт алды.
Технология укытучылары үзләштерә торган белем бирү программалары югары технологияле җиһазлар (3D-принтер, квадрокоптерлар, VR-шлемнар, куәтле исәпләү станцияләре һ.б.) белән эшләү күнекмәләрен алуга юнәлдерелгән. Быел “Мәгариф” милли проекты кысаларында “Кванториум” балалар технопаркында Татарстан Республикасының 42 районыннан педагоглар белем ала. Технология укытучыларын өйрәтүне балалар технопаркының тәҗрибәле остазлары үткәрә.