Бүген, 21 августта, Татарстан Республикасының Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге базасында, “Һөнәри белем бирү системасы: яңазаман шартларында трансформация” темасына мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясе узды. Чара панель дискуссия форматында узды, секция эшендә спикерлар һәм чакырылган кунаклар катнашты.
Бүген Әлмәттә мәгариф системасы хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды.
“Энергетик” Мәдәният сараена белем һәм тәрбия бирү проблемалары турында фикер алышуга мәгариф тармагында хезмәт куючы 150ләп хезмәткәр чакырылды.
Чаллыда мәктәпләр 21,6 млн сумлык яңа дәреслекләр алган. Бу хакта Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.
Балалар-яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү федераль үзәге балалар ялын һәм балалар-яшүсмерләр туризмын оештыруга багышланган "Объективта җәй" Бөтенроссия ачык медиапроектлар фестивален башлап җибәрә.
Татарстанда 1404 белем бирү оешмасы эшли, бу уку елында укучылар саны 450 меңнән артык булачак, беренче сыйныфка 56 меңнән артык бала бара. Бу хакта Казанда узган киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов хәбәр итте.
"Мәктәп укучылары өчен мәдәният" ведомствоара проекты кысаларында "Мәдәни ботаника" акциясе старт алды, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Акциянең башлануы хакында Россия Мәдәният министрлыгы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм М.В. Ломоносов исемендәге МГУ Ботаника бакчасы белән берлектә игълан итте.
Кырымда “Таврида” бөтенроссия форумының грант конкурсы тәмамланды. КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 1 курс магистры Регина Гәрәева 400 мең сумлык грант отты. Барлыгы 12 млн сумга 15 проект ярдәм алды.
28-нче августта Казан паркларында һәм скверларында вакансияләр ярминкәләре узачак. Шәһәр халкы мәктәп ашханәләрендәге вакансияләр турында беләчәк.
Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе дәвам итә. Акция кысаларында быел 7 меңнән артык булачак беренче сыйныф укучысына ярдәм күрсәтеләчәк.