ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 18 августындагы 2123-р номерлы күрсәтмәсе белән Анзор Музаев Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе итеп билгеләнде. Агымдагы елның февраль аенда Анзор Музаевка ведомство җитәкчесе вазифаларын вакытлыча үтәү йөкләнгән иде.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында ил буенча тиңдәшсез программа ахырына якынлаша. «Цифрлы икътисад» проекты кысаларында һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси йөкләмәсе буенча, яңа уку елы башына барлык мәктәпләр, аерым алганда, 1 680 мәгариф учреждениесе югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак. 

2020 елның 20 августында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең видеоконференция форматында милли мәгариф буенча секция утырышы узды.

19 августта район мәдәният йортында беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тулы букчалар тапшыру тантанасы булды. Чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында узды. 

Сентябрь-октябрь айларында мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре узачак. Россия мәктәп укучылары хәрәкәте (РДШ) балалар арасында узган уку елы һәм читтән торып уку вакытында нинди белемнәр алулары, җәй көне китаплар укыганнармы, тикшерү эшләре өчен нинди бәяләр көтүләре турында сораштыру уздырды.

Беренчел мәгълүматларга караганда, Әлки районында хезмәт хакына өстәмә 222 сыйныф укытучысы алачак. 

Чаллыда мәктәпләр 21,6 млн сумлык яңа дәреслекләр алган. Бу хакта Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.


21
август, 2020 ел
җомга

Бүген Алексеевское авылында капиталь ремонттан соң «Зайчик» балалар бакчасы ачылды. Тантанада Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин да катнашты.

Россия Федерациясенең барлык субъектлары да  1-4 нче сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыру өчен федераль бюджеттан финанс ярдәме алдылар. 2020 елда бу максатларга федераль бюджетта 22 миллиард сумнан артык акча бүленгән.

Татарстан мәктәпләре 1 сентябрьдән гадәти режимда эшләячәк, шуңа күрә укучыларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итү бик мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре барышында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International