ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2020 ел
сишәмбе

24 августта "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы бергәлегендә "Киләчәк транспорты" дигән яңа тематик атна старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов "Яңа заман өчен көчле идеяләр" форумына багышланган матбугат конференциясендә чыгыш ясады.

«Сәләт мәктәбе» Казан шәһәре Вахитов районының 51нче мәктәбе нигезендә аерым сыйныф форматында ачыла.


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Яшел Үзәндә 220 урынга исәпләнгән «Кораблик» яңа балалар бакчасы ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Бүген Яр Чаллыда катнаш типтагы 128 нче «Шаян» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение Замелекесье микрорайонында урнашкан һәм 220 урынга исәпләнгән. Тантанада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.

WorldSkills Russia VIII Милли чемпионаты финалына Татарстаннан 24 катнашучы үтте.

Татарстанның Әлмәт районында 2021 елда "Демография" илкүләм проекты кысаларында 500 урынга исәпләнгән өч балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бу хакта мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская Әлмәттә узган педагогларның август киңәшмәсендә хәбәр итте.

20-21 августта онлайн-форматта “Педагог-психолог - 2020”  тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурсының финалы булды. Анда зона этабында җиңүче 12 катнашучы көч сынашты.

Чистайда беренче сыйныфка бара торган 48 балага яңа букчалар тапшырдылар. Бу уңайдан тантаналы чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында «Чистай» мәдәни үзәге мәйданчыгында узды. 

 1-нче сентябрьдән Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында сәләтле балалар өчен грантлар рәсмиләштерү буенча сервис барлыкка киләчәк. Математика, информатика һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә аерым казанышлары булган укучылар 125 мең сум күләмендә грантка гариза бирә алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International