Татарстанның 30га якын чыгарылыш сыйныф укучысы җәмгыять белеме һәм химия буенча БДИны йөз баллга язып чыкты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
30 июльдә Казанда «Ватан» яшь экскурсоводлар мәктәбе ачыла. Анда ун яшьтән алып 15 яшькә кадәрге мәктәп укучылары укый ала.
Быел Татарстанда 42 авыл мәктәбенең матди-техник базасын яңартачаклар. Яңадан җиһазландыру «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Бүгенге көн мәктәбе» төбәк проекты буенча үткәрелә.
Татарстан югары уку йортларында кабул итү кампаниясе дәвам итә. Килеп туган эпидемиологик вәзгыять шартларында абитуриентлар документларны сайланган уку йортларына почта аша җибәрә ала.
"Тере Классика" фонды конфликтологияне үстерү фонды һәм РФ Мәгариф министрлыгы белән берлектә "Зур тикшерүләр" яшьләр проектын башлап җибәрә.
Татарстанда ел ахырына кадәр 22 балалар бакчасы төзеләчәк. Әлеге максатка 5,28 миллиард сум акча юнәлдерү күздә тотыла.
Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органнары белән видеоконференция элемтәсе режимында узган киңәшмәдә үткән уку елы нәтиҗәләре һәм яңа уку елына эшнең төп юнәлешләре каралды. Киңәшмә Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов рәислегендә узды.
Абитуриентларга 2021 елда югары уку йортларына керү өчен кирәкле минималь баллар билгеле булды. Шул хактагы боерык проектын РФ Фән һәм югары белем министрлыгы бастырып чыгарган.
Казан милли тикшеренү технология университеты "Материаллар һәм смарт-материаллар технологияләре" магистратурасының яңа дисциплинаара программасын башлап җибәрә. Программа «Материаловедение» юнәлеше буенча дөньяның иң яхшы топ-150 университетына керә торган «МИСиС» милли тикшеренү технология университеты белән берлектә эшләнгән.