Имтиханга мәктәпләр дистанцион рәвештә әзерләнә ала. Әмма имтиханнар «дистанциягә» күчерелми. Санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыклануга мәгариф учреждениеләре элеккеге форматта эшлиячәк.
Казан федераль университетында укучыларның арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру мәсьәләләренә багышланган туры эфир узачак. 22 майда, 13:00 сәгатьтә, укытучылар, студентлар һәм аларның ата-аналары сорауларына КФУның Мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский җавап бирәчәк.
Россия Фән һәм югары белем министрлыгы әйдәп баручы галимнәр җитәкчелегендә фәнни тикшеренүләр уздыруга грантлар конкурсы игълан итә.
Мәгариф министры Сергей Кравцов, эпидемиологик вәзгыять аркасында, 2020 елның 1 апреленнән 1 сентябрьгә кадәрге аралыкта тәмамланучы педагогларны аттестацияләү срогын 2020 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы боерыкка кул куйды.
Идеаль укытучы нинди булырга тиеш? Авыл мәктәбендә белем бирү сыйфатын ничек арттырырга? Укучылар нинди социаль проектларны эшләтеп җибәрә ала? Skillbox онлайн-университеты "Россия өчен укытучы" иҗтимагый программасы белән берлектә "Киләчәк мәктәбе" проектын башлап җибәрә. Ул 2020 елның 21-24 маенда педагоглар һәм ата-аналар өчен онлайн-дискуссия форматында узачак.
Яндекс балалар өчен онлайн-түгәрәкләр буенча навигатор әзерләде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен - "Нескучная математика", "Бэби-клубы" һәм башкалар. 1-4 нче сыйныфлар өчен - "Зарядка для ума", экспериментлар һәм сәнәгать дизайны, ә югары сыйныф укучылары өчен инженерия һәм конструирование буенча онлайн-дәресләр, нейротехнологияләр буенча курслар бар.
Киләсе җомгада экология һәм табигатьтән файдалану буенча онлайн-дәресләр башлана. Алар YouTube тагы "Мосприрода" мәйданчыгында туры эфирда узачак.
Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында югары уку йортларының иң популяр факультетлары билгеле булды. Бу хакта «Skysmart Интерактив эш дәфтәре» сервисы сораштыруларына сылтама белән RT хәбәр итә.
2020 елның 14-17 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм начар социаль шартларда эшләп килүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, Кукмара районының Лубян урта мәктәбе базасында «Мәктәптә белем бирү сыйфаты. Проблемалар һәм аларны чишү юллары» темасы буенча вебинар үткәрде.
РФдә 50 меңнән артык мәгариф оешмасы укытуны дистанцион рәвештә үткәрә, әлеге практика Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсе, Татарстанда, Якутиядә, Калининградта һәм Калуга өлкәсендә уңышлы тормышка ашырыла, дип белдерде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова.