ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2020 ел
сишәмбе

"Зур тәнәфес" конкурсы кысаларында  мәктәп укучылары 18 майдан башлап "Мәдәни минимум" дип аталган яңа тематик атнада катнаша алачак. Ул Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уздырыла.  Чаралар "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" бергәлегендә уза һәм мәдәният һәм сәнгатькә багышлана.

Казан федераль университетының IT-лицее директоры итеп Илдар Мөхәммәтов билгеләнде. 

Ничек яхшы укырга һәм БДИны уңышлы тапшырырга? Нинди һөнәр сайларга? Бу сораулар укучыларны гына түгел, ата-аналарны да борчый.  Әниләр һәм әтиләргә укуга актив кушылырга, онлайн-дәресләргә җайлашырга туры килде. Аларга, мәктәп укучыларына кебек үк, ярдәм кирәк: экспертлар-психологлар, карьера үсеше буенча белгечләр, мәгариф системасы вәкилләре.

25 майда НТИ түгәрәк хәрәкәте Rukami проекты технологик түгәрәкләрне оештыручылар өчен онлайн-акселератор эшләтеп җибәрәчәк. Түгәрәк хәрәкәт экспертлары үзгәреш шартларында тотрыклы бизнес-модельне сайлау, офлайннан онлайн-форматка күчү мөмкинлекләре, онлайн-алга этәрү һәм бергәлек белән эшләү өчен файдалы инструментлар турында сөйләячәк. 

25 майдан 27 майга кадәр "Россия госпиталь мәктәпләре: озак вакытлы дәваланучы белем алучыларга изоляция чорында ярдәм итү" уртак онлайн-конференциясе узачак. Оештыручылар - "УчимЗнаем" проект офисы һәм Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты.

Яшь галимнәр 27 майда КФУда башланачак VI Халыкара педагогик белем бирү форумында тикшеренү эшләре турында доклад белән чыгыш ясаячак.

"Татарстан-24" каналында бүген тапшырулар челтәрендә үзгәрешләр булачак. "Белем дөньясы" тапшыруы  9:30да һәм 11:30да эфирга чыгачак. Тапшыру чыгу вакыты Татарстан Президенты катнашында узачак туры линия үткәрелү сәбәпле күчерелде. Рөстәм Миңнеханов туры эфир барышында татарстанлыларны борчыган актуаль сорауларга җавап бирәчәк.


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Илнең төрле төбәкләрендә педагогик югары уку йортлары студентлары һәм хезмәткәрләре эпидемиологик вәзгыятькә бәйле волонтёр чараларында актив катнаша.

2020 елның 13-15 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, белем бирүнең нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын арттыру, 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында, Чаллы шәһәренең «Калкан» Кадет полиция мәктәбе» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында вебинар үткәрелде.

15 августка Алабуганың 5нче мәктәбендә капиталь ремонтлауны тулысынча төгәлләү планлаштырыла. Капиталь ремонт өчен 136 миллион сум бирелгән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International