ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2020 ел
сишәмбе

4 майда “Зур тәнәфес” Бөтенроссия конкурсының яңа тематик атнасы башланды. "Хәтерлә!" атнасы тарихи хәтергә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Быел "Үлемсез полк" гомумроссия акциясе 9 майда онлайн-форматта узачак. Анда катнашу өчен "Россиянең Үлемсез полкы" сайтында яки "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә мини-кушымталар аша анкета тутырырга кирәк.

Россия югары уку йортлары, коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыятьтән чыгып, 2020 елда чыгарылыш кичәләрен уздыру турында мөстәкыйль рәвештә карар кабул итәргә тиеш.

Балаларга чит телне кайчан өйрәтә башларга кирәк дигән сорау ата-аналарның күпчелеген борчый. Казан федераль университеты эксперты, Психология һәм мәгариф институтының педагогика психологиясе кафедрасы доценты, ECERS мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендәге халыкара эксперт Евгения Шишова, ничек иртәрәк, шулай яхшырак, ди. 

Танылган сәяхәтче Матвей Шпаро #ПроПоходТВ онлайн-телевидениесе ачты. Көн саен 16 дан 19 сәгатькә кадәр үз тормышларын походларга, экспедицияләргә һәм балалар мәгарифенә багышлаган кешеләр - танылган сәяхәтчеләр, Матвей Шпароның дуслары һәм "Сәяхәтләр лабораториясе", балалар лагерьлары инструкторлары - үзләренең гаҗәеп экспедицияләре турында сөйлиләр һәм тәҗрибә уртаклашалар.


4
май, 2020 ел
дүшәмбе

Башлангыч сыйныф укучыларының бушлай кайнар туклануы турындагы закон 1 майдан үз көченә керә, мәктәпләр укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүгә 2020 елның 1 сентябреннән 2023 елның 1 сентябренә кадәр күчәргә тиеш булачак.

Татарстан укучылары 1 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк. Колледжлар һәм югары уку йортлары студентлары 1-5 майда укымыйлар, ә 6, 7 һәм 8 майларда дистанцион режимда укуларын дәвам итәчәкләр. 9, 10 һәм 11 май ял көннәре булачак.

Бушлай дәресләрне Роботлар лигасы укытучылары һәм әйдәп баручы техник югары уку йортлары студентлары үткәрәчәк.

Лаеш районының Никольское мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Виталина Косова укучыларның Н. И. Лобачевский исемендәге V Бөтенроссия фәнни конференциясендә өченче урын яулады. 

2нче “Батыр” балалар бакчасының урта төркемендә тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре Р.М. Зыятдинова һәм А.А. Якупова, әти-әниләре белән бергәләп, “Җиңү өчен рәхмәт” дигән темага рәсемнәр ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International