«Үлемсез полк» акциясе быел онлайн режимда узачак. Проектка теләге булган һәркем кушыла ала.
30 апрельдә "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсының яңа этабына керү ачылды.
Мәгариф министрлыгы быел көллиятләргә һәм техникумнарга документлар кабул итү ничек узачагын билгели торган боерык проектын бастырды.
"Мәгариф" милли проекты кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы тормышка ашыра торган грант ярдәме белән быел укытучыларга ярдәм итү һәм квалификация күтәрү өчен төбәкләр 360 миллион сумнан артык акча алачак.
Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәсми май бәйрәмнәре көннәре арасында дистанцион укуның дәвам итәчәге турындагы боерыкка кул куйды.
Тәтеш районының Урюм мәктәбе укучысы "Әдәби геройларның хаталарында һәм уңышларында финанс грамотасына өйрәнәбез" IV Бөтенроссия укучылар эшләре конкурсында дипломант булды.
Россия төбәкләрендә булган катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2019/20 уку елында урта һөнәри белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) үткәрүдә үзенчәлекләр турында боерык проекты әзерләнде. Хәзерге вакытта проект иҗтимагый фикер алышу өчен федераль норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.
Агымдагы елның 15-28 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирүнең заманча технологияләре» проблемасы буенча 72 сәгать күләмендә өстәмә һөнәри белем бирү программасы тормышка ашырылды, 32 педагогик хезмәткәр укытылды.
2020 елның 16 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга инклюзив белем бирү» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча квалификация күтәрү буенча дистанцион форматта курслар оештырылды һәм уздырылды.
Волонтерлар отряды составына шәһәр балалар бакчалары педагоглары, өстәмә белем бирү үзәге һәм Тәтеш татар мәктәбе хезмәткәрләре кергән.