ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

2021 елга кадәр федераль бюджеттан бүлеп бирелгән субсидия 3 млрд сумны тәшкил итәчәк.

Skillbox онлайн-университеты 1 майга кадәр барлык кулланучылар өчен дә курсларга бушлай керү мөмкинлеген ачу карарын кабул итте, дип хәбәр итә университет матбугат хезмәте.

Язучы әдәби сменада катнашучыларга мастер-класс уздырачак һәм бу елның ноябрендә “Глаголица” җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашачак.

Югары белем бирү программаларын онлайн режимда гамәлгә ашырганда  мәгариф оешмаларының мәгълүмати-телекоммуникация инфраструктурасына йөкләнеш арта.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында татар телендә фәнни-тикшеренү һәм педагогик эшчәнлекне (югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча) гамәлгә ашыручы галимнәргә һәм укытучыларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә конкурста катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.

 

2020 елның 26 мартында 14.00 сәгатьтә «Учи.ру» белем бирү платформасы «Учи.ру белем бирү платформасының дистанцион белем бирүне оештыру инструментларын куллану» темасына вебинар үткәрә, аның максаты - Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре укытучыларын һәм директорлары урынбасарларын «Учи.ру» бөтенроссия белем бирү платформасы инструментлары ярдәмендә укучыларның дистанцион уку вакытында өзлексез һәм сыйфатлы эшен тәэмин итүче әлеге платформаның төрле функцияләре белән таныштыру.

23 марттан Саклык банкы үзенең Виртуаль мәктәбенең күпчелек бүлекләренә түләүсез керү мөмкинлеге булдырды.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов мөрәҗәгате.

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында Бердәм дәүләт имтиханын һәм Дәүләт чыгарылыш имитиханын үткәрү срокларын (вакытыннан алдагы этап 20 марттан 13 апрельгә кадәр планлаштырылган иде) күчерү турында карар кабул ителде.

Укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү планлаштырыла. Россия Мәгариф министрлыгы «Мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр әзерләде. Алар кысаларында авылда эшләүче укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалар исемлеген арттыру планлаштыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International