ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2020 ел
шимбә

Татарстанда Соvid-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча алга таба гамәлләр кылу нигезендә, укучылар өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр озайтылды. Бу карар бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Бу хакта брифингта республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.


27
март, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 26 мартындагы ПУ-195 номерлы Указы нигезендә 2010 елның 21 декабрендәге ПУ-835 номерлы «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем бирүче дәүләт мәгариф оешмалары студентларына дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»  Татарстан Республикасы Президенты Указына үзгәрешләр кертелде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләре җитәкчеләре белән дистанцион укуга күчкәндә барлыкка килүче мәсьәләләр буенча   киңәшмә уздырды.

Быел Алабугада «Мәгариф» милли проекты кысаларында шәһәрнең 8 нче һәм 10 нчы мәктәпләре матди-техник яктан тәэмин ителәчәк.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

25 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казан радиомеханика көллиятендә булды һәм анда дистанцион укуның ничек оештырылуы белән танышты.

Көненә 500 данә– Түбән Кама күппрофильле көллияте студентлары шул күләмдә  медицина битлекләре әзерләүне планлаштыра. 

Авылга, шәһәр тибындагы бистәләргә һәм 50 меңнән азрак кеше яшәгән шәһәрләргә эшкә кайткан укытучыларга бер тапкыр 1 миллион сум күләмендә компенсация түләү турында Татарстан хөкүмәте карары чыкты. Республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырылган карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Татарстан Республикасы Конституция суды 2020 елда «Конституция балалар күзлегеннән» балалар рәсемнәре конкурсының башлануы турында игълан итә.

25 март - 12 апрель көннәрендә Югары уку йортына кадәрге әзерлек үзәге махсус проекты кысаларында 5-11 нче сыйныф укучылары мәгълүмати куркынычсызлык, программа  һәм дизайн эшләү өлкәсендә реаль бурычлар өстендә эшләячәк. Укучылар үз проектларын тәкъдим итә алачак. 


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Дистанцион укыту өчен платформаларны Чаллы укытучылары тәкъдим итте. Автокалага эш визиты белән ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Киңәшмә 26 нчы гимназиядә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International