Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә 28 марттан башланып киткән «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен беренче көннәрдә 30 меңнән артык кеше теркәлде.
Коронавирус аркасында тормыш бик нык үзгәрде: мәктәпләрдә укытуның читтән торып уку формасын кертәләр, әти-әниләр өйдән эшлиләр. Ата-аналар милли ассоциациясе экспертлары Мәгариф министрлыгы ярдәмендә 10 яхшы киңәш төзегән, алар гаиләгә өйдә вакытны файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәчәк.
«Академкитап/дәреслек» нәшрияты мәктәп укучыларын дистанцион режимда укыту чорында shop-akbooks.ru порталының on-line китапханәсеннән файдаланырга тәкъдим итә.
2020 елда "Җиңү өчен 100 балл" акциясе онлайн форматта узачак, дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев Россия Мәгариф министрлыгының "Домашний час" ачык эфирлар марафонында.
Үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда Казанның 25 балалар бакчасында дежур төркемнәр эшли, анда төрле мәктәпкәчә учреждениеләрдән балалар берләшкән. Дежур төркемнәр ата-аналардан иң күп гаризалар килгән балалар бакчаларында формалаштырылган. Хәзерге вакытта аларга 134 бала йөри, мәктәпкәчә учреждениеләрдә 132 хезмәткәр эшли.
“Яндекс” ширкәте Педагогик осталык үзәге белән берлектә бушлай онлайн-мәктәбен башлап җибәрде. Видеодәресләр 9.00-14.00 сәгать аралыгында узачак. Ә өйрәнелә торган дисциплиналар 15 предметны колачлый.
Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы республика мәктәпләрендә укучыларны дистанцион укыту өчен интернет тизлеген арттырачак.
2 апрель көнне Мәгариф министрлыгының "Өй сәгате" онлайн-марафонын трансляцияләү сериясен 10:00 сәгатьтә су полосы буенча Олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров ачып җибәрә. Ул тамашачылар белән "Өй шартларында физик әзерлек дәресе" темасы буенча фикер алышачак, шулай ук тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.
Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларына, ата-аналарга һәм педагогларга ярдәм итү өчен ресурслар булдыруны дәвам итә.
Мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы онлайн-ресурслар укытучылар өчен онлайн-дәресләр оештыру буенча видеокурслар яздырды.