Иннополис Университетында 13-19 яшьлек математиклар ярышы тәмамланды. Җиңү өчен Россиянең 22 төбәгеннән, Эстониядән, Сербиядән, Беларусьтан һәм Үзбәкстаннан 55 укучы көрәште.
Дүртенче ел рәттән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Дустанә сыйныф серләре” ата-аналар комитетларының республика конкурсын үткәрә. Конкурсның финалы 31 гыйнвар - 1 февральдә Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узды.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсына һәм «Идея-1000» инновацион проектларына ярдәм программасы булган «Старт-1» конкурсына заявкалар кабул ителә башлавы турында игълан итә.
Мәктәпне тәмамлаучыларның яртысы университетларга укырга керүне максат итеп куя. Күп кенә бакалаврлар шулай ук магистратурада укуын дәвам итәргә тели.
31 гыйнвар-1 февральдә Лаешта 1 нче гимназия базасында «Россия ел укытучысы - 2020» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды.
Россия Мәгариф министрлыгы "Вестник образования" электрон журналының гыйнвар саны чыкты. Ул 8 февральдә билгеләп үтеләчәк Россия фәне көненә багышланган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КТАТУның «ДАШКА» балалар архитектура-дизайнер мәктәбендә булды.
Россия Президенты Владимир Путин указга кул куйды, аның нигезендә биш иҗади югары уку йорты белем бирү стандартларын мөстәкыйль рәвештә эшләү һәм раслау хокукын алды. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында бастырылган.
Татарстан ЮНЕСКО тарафыннан кертелгән 21 февраль - Халыкара туган тел көненә багышланган Tolles Diktat Бөтенроссия акциясенә теләктәшлек күрсәтергә әзерләнә. Немец телендә диктант язу — Россия немецлары җәмгыяте инициативасы, аңа Казан һәм төбәкнең башка шәһәрләреннән дә барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
Санкт-Петербург шәһәре 2020 елда "Тоталь диктант" башкаласы булды. Кышкы сарай акциянең төп мәйданчыгы булырга мөмкин.