5 февральдә “Смена” Бөтенроссия балалар үзәгендә быелгы беренче белем бирү сменасы ачыла. Анда Россиянең 33 төбәгеннән 500 бала катнашачак.
Ирек Ризванов Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнде. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов милли мәгариф өчен җаваплы методистлар һәм туган телдә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп директорлары өчен киңәшмәдә балаларны беренче сыйныфка кабул итү тәртибе үтәлергә тиешлеген искәртте.
2020 елның 3 февралендә Саклык банкы Хәйрия фонды инициативасы белән "Киләчәккә өлеш" Шәхси потенциалны үстерү буенча комплекслы программасы идарә модуле старт алды.
Казанның 181 нче мәктәбендә пластик, алюминий, пыяла тараларны кабул итүче автоматлаштырылган фандоматларны кулланышка кертү пилот проекты тәкъдим ителде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ростех" ДК Сергей Чемезов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Казан Мэры Илсур Метшин Мәскәү районында урнашкан 2-нче номерлы лицей-интернатта булып кайтты, аның йокы корпусында 50 млн сумлык капиталь ремонт ясалган. Бүгенге көндә бу илнең сәләтле балалар белем ала торган иң көчле махсус мәктәпләренең берсе, анда Россиянең 12 төбәгеннән һәм республиканың 22 районыннан балалар гыйлем ала.
2020 нче елның 31 гыйнварында Лаеш муниципаль районы Лаеш шәһәрендә “2019-2020 нче уку елында иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы үтте. Республикабызның 5 муниципаль районыннан иң яхшы татар теле һәм әдәбият укытучылары көч сынашты. Алар арасында Лаеш, Чистай, Югары Ослан, Алексеевск, Яшел Үзән районнарының муниципаль этап җиңүчеләре.
26 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды.
Татарстанда 360 мең бала “Укучының мәдәни нормативы” федераль проектында катнашты, дип хәбәр итә ТАСС Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Ольга Яриловага сылтама белән.
"Профориентация дәресләренең читтән торып уздырылу форматы һәр баланың дөньяга карашын киңәйтергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта аның кайсы мәктәптә укуы мөһим түгел - шәһәрдә яки авылда. Шуңа күрә Мәгариф министрлыгы проектны үстерүгә зур игътибар бирә», - дип ассызыклады Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов.