29 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Татарстанда мәктәп укучыларының рус теле буенча республика олимпиадасы йомгаклау этабы үтте. Әлеге олимпиадада 24 муниципаль районнан, Казан һәм Чаллы шәһәрләре мәктәпләреннән 4-8 сыйныф укучылары катнашты.
«Экологик патруль» Бөтенроссия фәнни-мәгариф иҗтимагый-агарту проектын гамәлгә ашыру кысаларында проект-укыту командаларын конкурс нигезендә сайлап алу «Экология» милли проектын гамәлгә ашыру максатлары, Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеш стратегиясе нигезендә үткәрелә.
12-нче февральдә 9-нчы сыйныфны тәмамлаучылар рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак. Әлеге сынауны уңышлы үтү укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе булып тора.
«Ватан» укучыларның төбәкне өйрәнү буенча Бөтенроссия конкурсының федераль этабы башланды. Аның төп темасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана.
Казан федераль университеты, Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе, Тәрҗемә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы, Европа телләре һәм мәдәниятләре кафедрасы югары уку йортлары студентларын И.А. Бодуэн де Куртенэ тууына 175 ел тулуга багышланган II Халыкара тәрҗемә конкурсында катнашырга чакыра.
2020 елның 8нче февралендә КФУда “Университет музейлары балаларга” дигән акция үтәчәк.
Әхмәтһади һәм Садри Максуди - татар дөньясы иҗтимагый-сәяси тормышында күренекле шәхесләр. Абыйлы-энеле Максудилар Биектау районында Ташсу авылында туып үсә. Суыксу авылында татар тарихында күренекле эз калдырган Максудиларга багышланган фәнни-гамәли конференция уздырылды.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәте 9 сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын тапшыру өчен гаризаларны 1 мартка (1 мартны кертеп) кадәр тапшырырга кирәклеген искә төшерә.
Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында Татарстан Республикасының өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының «2019 елда Татарстан Республикасында педагогик һәм идарәче хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар» республика киңәшмәсе узды. Чара ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Хәдиуллин, КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов катнашында узды.
Киләсе уку елында Татарстанда кече сыйныфта белем алучы 208 мең укучы бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Хәзер бюджетны исәплиләр.