ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

18 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында рус телле мәктәпләрнең рус телле төркемнәре укучылары өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов белән очрашты.

Conventus һөнәри үсеш үзәге мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен "Мәгариф 2020: Мәктәп һәм балалар бакчасы белән нәтиҗәле идарә"  конференциясендә катнашырга чакыра. Ул 2020 елның 15-19 мартында Казанда узачак.

17 гыйнварда "Рональд Макдональд йорты" гаилә кунакханәсендә яшәүче балалар өчен "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары белән җылы" хәйрия акциясе узды.

16-18 гыйнварда хокук фәне буенча  Бөтенроссия олимпиадаларының республика һәм төбәк этаплары узды.
Әлеге олимпиадада Татарстанның 14 муниципаль районыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 154 мәктәп укучысы катнашты.

15-18 гыйнварда инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде. Әлеге олимпиадада Татарстан Республикасының 41 муниципаль районыннан  6-11 сыйныфларда белем алучы 230 укучы катнашты.

Татарстанда информатика һәм мәгълүмати-коммуникация технологияләре фәне буенча Бөтенроссия олимпиадаларының республика һәм төбәк этабы тәмамланды.


18
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

11 нче сыйныф укучылары; мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылар; урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар һәм мәктәпне экстерн рәвешендә тәмамлаучылар 2020 елның 1 февраленә кадәр аларның шәхесен раслаучы документ нигезендә шәхсән үзләре яисә ата-аналары (законлы вәкилләре), аларның шәхесен раслаучы документ нигезендә, һәм билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе нигезендә, тапшырыла торган уку предметлары исемлеген һәм БДИда катнашу срокларын күрсәтеп, гариза тапшырырга тиеш. Гаризага БДИда  катнашучының шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгы һәм балигъ булмаган баланың шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ата-анасының (законлы вәкиленең) ризалыгы беркетелә.

Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты якын көннәрдә мәктәп укучылары өчен сәламәт кайнар туклану оештыру мәсьәләсе буенча закон проектына төзәтмәләр кертәчәк, дип хәбәр итә РИА "Новости" комитет башлыгы Вячеслав Никоновка сылтама белән.

13-15 гыйнварда Татарстанда химия буенча 8-11 сыйныф укучылары арасында “Олимпка юл” дип аталган республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Әлеге олимпиадада республиканың  39 муниципаль районыннан 140 укучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International