Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы "Тигез мөмкинлекләр мәктәбе" проектын эшләтеп җибәрергә планлаштыра, дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк.
11-13 гыйнварда Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” комплексы базасында физика буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада Татарстанның 37 муниципаль районыннан 160 мәктәп укучысы катнашты.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы әйдәп баручы мәктәпләр тәҗрибәсен үз эшендә исәпкә ала, дип хәбәр итте Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Павел Зенькович.
Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасының 23 илдә һәм 14 партнер илдә укучылар грамоталылыгы буенча нәтиҗәләр кимеде, дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк.
13-16 гыйнварда җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды.
Татарстан башкаласында «Казанның театраль урамнары» республика видеороликлар конкурсына гаризалар кабул ителә, бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Алар жюри хөкеменә оештыручылар тәкъдим иткән темаларның берсенә төшерелгән видеороликларын тәкъдим итәргә тиеш булачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм төрле бүләкләр тапшырылачак.
Россия мәктәпләрендәге сыйныф җитәкчеләре ай саен 5 мең сум өстәмә акча ала башлаячак. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.
Башлангыч сыйныф укучылары түләүсез кайнар аш белән бу өлкәдә мәктәпләрендә техник әзерлек булган төбәкләрдә 2020 елның 1 сентябреннән, бөтен ил буенча - 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча тәэмин ителәчәк, дип белдерде Россия президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында.
Укучыларга снюслар һәм организмга зарарлы матдәләрнең зыянын аңлату өчен, шулар белән элек мавыгып авырган кешеләр белән очраштыру кирәк. Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шул фикердә. Бу хакта ул туган телдә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп директорлары һәм методистлары катнашында 2нче лицей-интернатта узган киңәшмәдә әйтте.
Урта һөнәри белем оешмаларына баручылар анда горурланып керергә тиеш. Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шул фикердә. Бу хакта ул 2нче лицей-интернатта узган киңәшмәдә әйтте.