ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Быел БДИ тапшыру өчен гаризаны 1 февральгә кадәр (бу көнне кертеп) тапшырырга кирәк.  Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) хәбәр итә.

Россиядә «Земский учитель» федераль программасының рәсми порталы эшләтеп җибәрелде. Укытучылар вакансиясе банкы туплана башлады. Татарстан мәктәпләреннән дә мөрәҗәгатьләр бар.

2019 елда  төп этапта  география буенча БДИны 17 меңнән артык кеше тапшырды. БДИда катнашучылар типик биремнәрне уңышлы башкарган. Чыгарылыш укучыларында географик процесслар һәм күренешләрне аңлатуны таләп итә торган һәм Россия географиясе буенча биремнәр авырлык тудырган.

1-нче февральдән 7-нче февральгә кадәр Казан дәүләт медицина университеты «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» дигән медицина фестивален үткәрәчәк.

Дүрт Казан мәктәбе укучылары һәм аларның әти-әниләре “Дәрескә - бергә” федераль инклюзив проект кысаларында узган һөнәри юнәлеш чарасында катнашты. Проектның инициаторлары булып Россиядә Ingka Centres компаниясе һәм "Перспектива" инвалидларның региональ иҗтимагый оешмасы (Мәскәү)  тора. Казандагы проектның партнеры - "Шәһәр мәгариф үзәге" коммерцияле булмаган оешмасы.


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

10-нчы гыйнварда Казанның Горки-Әмәт урманында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Чаңгыда сәламәтлек көне» кышкы акциясе старт ала. Мәктәп укучылары өчен чаңгы әзерлеге буенча дәресләр, Казанның алдынгы спортчыларыннан чаңгыда йөрү буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Ә программа старт алган көнне балалар фотосессиядә катнаша һәм урман кафесына чәй өстәленә кушыла ала. 

 "Экология" темасы буенча "Минем Россия" икенче Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсы  муниципаль берәмлекләр карамагына караган гомуми белем бирү учреждениеләре, сәнгать мәктәпләре укучылары һәм Россия Федерациясе субъектларының мәдәният идарәсе органнары арасында үткәрелә.

Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы старт алды. Анда муниципаль этапта кирәкле балларны җыйган 9-11 сыйныф укучылары, шулай ук узган уку елының региональ этабы җиңүчеләре һәм призерлары көч сынаша. 24 дисциплина буенча сынауларда барлыгы 3 мең кеше катнаша.

Өч Россия югары уку йорты физика буенча Times Higher Education (THE)ның абруйлы топ-100легенә һәм дүрт югары уку йорты -  иң борынгы топ-500 Шанхай рейтингына керде.


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә, быел ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International