ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

10 гыйнвардан башлап Татарстанда «Земский учитель» федераль программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Сайлап алганнан соң 13 җиңүчене билгеләячәкләр. Алар бер тапкыр түләнә торган 1 миллион сум компенсация алачак.


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Россия мәгариф министры Ольга Васильева тугызынчы класста яңа мәҗбүри имтиханнар кертү планлаштырылмый, дип хәбәр итте.

13 гыйнвардан Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында мәгариф оешмаларын планлы рәвештә күчмә тикшерү башланды. Контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре белән бергә 33 эксперт җәлеп ителде.

9 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча һәм көнчыгыш (гарәп һәм төрек) телләре буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабы узды.
Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча олимпиадада Татарстанның 17 муниципаль районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты.

2020 елның гыйнварыннан февральгә кадәр әйләнә-тирә мохитне өйрәнүче яшь тикшеренүчеләр Бөтенроссия конкурсының читтән торып федераль этабы узачак.
Әлеге этап барышында Бөтенроссия конкурсы финалында катнашучылар билгеләнә, ул апрельгә планлаштырылган.

11-13 гыйнварда Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” комплексы базасында физика буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада Татарстанның 37 муниципаль районыннан 160 гомуми белем бирү оешмасы укучысы катнашты.

Гыйнварда "Минем кече ватаным: табигать, мәдәният, этнос" Бөтенроссия конкурсының федераль этабы башланды.

13 гыйнварда Казан федераль университетының төбәкара фән олимпиадаларының йомгаклау этабы башланды.

Конференциядә катнашучылар  2020 елның 7 февраленә кадәр электрон рәвештә теркәлергә һәм тикшеренү эшләрен электрон рәвештә тапшырырга тиеш.


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясендә педагогларның һөнәри үсеше милли системасын булдырырга мөмкинлек бирәчәк РФ хөкүмәте күрсәтмәсе басылып чыкты. Бу мөһим документ, ничек кенә булмасын, барлык мәктәп укытучыларының да эшенә йогынты ясаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International