ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Математика, химия, биология, информатика, физика, астрономия буенча халыкара олимпиадаларда 37 медаль яуланды.  WorldSkills һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатында 22 медаль һәм 25 медальонга ия булдык.

Россиянең әйдәп баручы галимнәре күп тапкырлар безнең фәннең приборлар базасы шактый искергән, аның ярдәмендә  иң яхшы чит ил коллективлары белән көндәшлек итү кыен, дип ассызыклады.

Студентлар һәм аспирантлар үз белем бирү учреждениеләреннән ала торган матди ярдәм НДФЛдан азат ителде. Мондый законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Мәктәпләрдә һәм урта махсус уку йортларында  "авыр" балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү  кагыйдәләре 1 гыйнварда үз көченә керде, тиешле боерыкны мәгариф министрлыгы июль аенда имзалаган иде.

Татарстанлылар  «Минем илем – минем Россиям» XVII Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында катнаша ала. Ул яшьләрнең игътибарын иҗтимагый эшчәнлеккә һәм Россия төбәкләренең социаль-икътисади үсеше мәсьәләсенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән


8
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Тугызынчы сыйныфларны тәмамлаучылар инде бар көченә ТДИ-2020гә  әзерләнә. 12 февральдә укучылар йомгаклау әңгәмәсендә катнашачак. Аның нәтиҗәләре буенча "зачет"  - имтиханнарга рөхсәт алу дигәнне аңлата.

Югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар нәрсә өчен бирелә? Мәсәлән, профильле имтиханнарда катнашкан һәм олимпиадаларда җиңгән өчен.

Әлегә БДИ тапшырасы фәннәрне билгеләмәгән укучылар моны 1 февральгә кадәр эшләргә тиеш.

2020/21 уку елында Россия югары уку йортларына барлыгы 525 663 бюджет урыны бирелгән. 

Россиядә бердәм федераль портал барлыкка киләчәк, анда укытучылар өчен квалификация күтәрү һәм һөнәри әзерлек буенча белем бирү программалары урнаштырылачак. Мәгариф министры Ольга Васильева "Мәгариф хәбәрләре" журналына биргән интервьюда: "Әлеге сайттагы барлык программалар да Федераль һөнәри-иҗтимагый экспертиза узачак", дип хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International