РФ Мәгариф министрлыгында "чит илдә рус теле үзәкләрен ачуның яңа дулкыны" турында хәбәр иттеләр. Рус телен өйрәнергә һәм рус телендә белем алырга мөмкин булган әлеге үзәкләр Яңа ел алдыннан Чехия, Индонезия, Босния һәм Герцеговинада, Вьетнамда эшли башлады.
Математика, информатика һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә югары казанышларын күрсәткән укучыларның дәүләттән 125 мең сум грант алу мөмкинлеге бар.
Мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә электрон язылу белән бәйле процедура җиңеләйтеләчәк, бу ата-аналарның вакытын янга калдыру өчен эшләнелә.
Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева мәктәп укытучылары арасында дефицит булган белгечлекләрне атады.
Авыл мәктәпләрендә 2049 «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды, дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева.
Ул ачыклаганча, үзәкләрдә табигый-фәнни, фәнни-техник иҗат юнәлеше буенча балаларны үстерү өчен кирәкле җиһазлар бар.
"Педагогның һөнәри үсеше" - "Мәгариф хәбәрләре" электрон журналының яңа чыгарылышы декабрь саны темасы. Төп тема Россия Федерациясе Мәгариф министры О.Ю. Васильеваның интервьюсында ачыла.
Казан милли тикшеренү технологик университеты "Фән" илкүләм проекты буенча дәүләт биреме кысаларында тикшеренүләр башкаруга заявкалары Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хупланды - 2023 елга университетта ике яңа лаборатория барлыкка киләчәк.
ТР Президенты карамагындагы фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премияләре комиссиясе 2020 елда бу премияләргә дәгъва итүчеләрдән гаризалар һәм хезмәтләрен кабул итә башлады. Аларны 2020 елның 1 мартына кадәр тапшырырга кирәк.
6-9 февральдә Казанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы узачак. Конгресста РФ субъектларыннан һәм башка илләрдән 250дән артык авыл яшьләре вәкилләре катнашачак.
28 декабрьдә Казанда Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Абилимпикс» V илкүләм чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Мәгариф һәм фән министры чарада катнашучыларга ярышларда лаеклы чыгыш ясаулары өчен рәхмәт әйтте.