ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан укучылары өчен кышкы каникуллар чорында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Мәдәни каникуллар” проекты тормышка ашырылачак.

2020/21 уку елында Россия югары уку йортларына барлыгы 525 663 бюджет урыны бирелгән. Иң күбесе бакалавриат программалары буенча - 302 776 урын. Специалитетка 76 мең каралган.

Россия юстиция  министрлыгы  2020 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниесен раслаучы Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең уртак боерыкларын теркәде.

ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бертуганнарны бер мәктәп яки бакчага кертү турында законны уңай бәяләде. Бу хакта фикерен ул журналистларга матбугат конференциясендә җиткерде.

28 декабрьдә Менделеевск районында район мәгариф оешмаларының планлы күчмә тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә министр урынбасары - мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова, Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

Казанның 111 нче мәктәбендә параспорт фестивале узды. Спорт чарасы «Перспектива» Инвалидларның региональ иҗтимагый оешмасы һәм Ingka Centres  компаниясенең  уртак федераль социаль проекты кысаларында узды.

Казанда Халыкара компетенцияләр үзәге базасында биш яңа остаханә ачылды. Мәйданчыклар җитмештән артык эш урынын сыйдыра, аларда Татарстан икътисады өчен заманча белгечләр әзерләячәкләр.

28 декабрьдә Казан сәүдә-икътисадый техникумы базасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов V милли «Абилимпикс» чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар, экспертлар белән очрашачак.


27
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген Казанның Киров районында урнашкан «Салават күпере» микрорайонында  «Друзья» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 220 урынга исәпләнгән, шуларның 120-се ясле яшендәге балалар өчен.

Лениногорск политехника көллиятендә һәм Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә остаханәләр ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, районнар администрациясе, эш бирүчеләр, шулай ук һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International