26 декабрьдә Казанда «Форд Соллерс» һөнәри белем бирү оешмаларында «Мехатроника» юнәлеше буенча дуаль белем бирү системасын кертү проектының өченче этабына нәтиҗә ясады.
"Сириус" фәнни-технологик университеты "Ясалма интеллект технологиясенә төшенү" дип аталган яңа белем бирү программасын башлап җибәрә. Ул студентларга һәм инде эшли торган яшь белгечләргә исәпләнгән.
23-25 декабрь көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” комплексы базасында укучыларның туган (чуваш, удмурт, мари, мордва) телләре һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Казан милли тикшеренү технология университетында 2023 елда ике яңа лаборатория булдырылачак.
Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының алтаистика һәм китай теле кафедрасы профессоры Дмитрий Мартыновның ике мәкаләсе Википедия фикеренчә ел мәкаләләре исемлегенә керде.
Мамадыш районының төп сәхнәсендә «Ел укучысы» премиясенә конкурс җиңүчеләрен игълан иттеләр. Бер залда спорт, мәдәни һәм интеллектуаль ярышларда актив катнашучылар җыелган - барлыгы 360 бала.
25 декабрьдә «Татнефть Арена»да Татарстаннан 8 меңнән артык бала катнашында Республика Яңа ел чыршысы ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән олимпиадаларында, спорт ярышларында һәм иҗади конкурсларда җиңүчеләрне, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балаларны Яңа ел белән котлады.
Мамадыш районында академик К.А.Вәлиев исемендәге 2 нче лицей базасында Татарстан Республикасы мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләренең укыту-методик эш буенча урынбасарлары өчен “Мәгарифнең сыйфатын күтәрү факторы буларак, педагогик кадрларның һөнәри үсеше системасын үстерү” темасына семинар-киңәшмә узды.
Россиядә 2020 елда хәтер һәм дан елын үткәрүгә багышланган «Без срока давности» Бөтенроссия иншалар конкурсы старт алды.
23 декабрьдә Мәгарифне үстерү институтында «Татарстан Республикасының киләчәк укытучысы» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.