Россиядә 2020 елда хәтер һәм дан елын үткәрүгә багышланган «Без срока давности» Бөтенроссия иншалар конкурсы старт алды.
Конкурста гомумбелем бирү оешмаларыннан 5-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Бәйгедә катнашу ирекле. Конкурска материаллар рус телендә кабул ителә.
Татарстанда конкурс ике этапта уздырыла. Муниципаль этап - 2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 13 гыйнварына кадәр. Төбәк этабы - 2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 31 гыйнварына кадәр.