Быел 11 сыйныф укучыларының күбесе "Өмет һәм өметсезлек" тематик юнәлеше буенча йомгаклау иншасы язарга булды, дип хәбәр итте журналистларга Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хастаханәләрнең баш табибларына һәм авыл мәктәпләре директорларына ашыгыч медицина ярдәменең яңа автомобильләре, күчмә флюорографлар һәм мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды.
25 декабрьдә Зур Кремль сараенда узачак Яңа ел чыршысына Татарстан Республикасыннан 105 бала китте. Тантаналы чарага төрле дәрәҗәдәге олимпиада җиңүчеләре, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешма вәкилләре булган сигездән унөч яшькә кадәрге балалар чакырылды.
23 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың алдынгы югары уку йортларының ректорлары белән очрашты. «Бүген без, гадәттәгечә, тәмамланып килүче елга нәтиҗәләр чыгарырга һәм киләсе елга планнарны билгеләргә җыелдык», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Түбән Кама укучылары яшь хокук белгечләре конкурсында җиңү яулады. Казанда мәктәп укучылары арасында хокук фәне буенча турнирга йомгак ясалды. Финал бәйгесе КФУның Император залында узды.
20 декабрьдә Түбән Кама агросәнәгать көллиятендә «ПолиТехОлимП-2019» V республика сәяси-дисциплинар олимпиадасы узды.
Казан энергетика көллиятендә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча V милли һәм Республика чемпионатлары финалында «Электромонтаж» компетенциясендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты 2019 елның 25 гыйнварыннан 10 апреленә кадәр «Минем ил - минем Россия» дип аталган Россия территорияләрен социаль-икътисадый үстерүгә юнәлдерелгән мәгариф өлкәсендәге проектлар һәм яшьләр авторлык проектлары XVI Бөтенроссия конкурсын уздыру турында хәбәр итә.
26 ноябрьдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында "Гаилә реликвиясе" гаилә мәдәни-тарихи мирасын саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән өчен Милли премия тапшыру тантанасы булды.
РФ Мәгариф министрлыгы, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте боерыгы нигезендә, 2020 елда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп дулкыны 25 майда башланып, 16 июньдә төгәлләнәчәк.