ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 12 ноябрендә Бөгелмә районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының «Федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучыларның предмет һәм методик компетенциясен үстерү» темасына  зона семинар – киңәшмәсе узды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгариф" милли проекты кысаларында өстәмә һөнәри белем бирү программаларын тормышка ашыру буенча "Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр" федераль проекты кысаларында үткәрелгән ике конкурста җиңүче булды. Россиядә барлыгы өч вуз ике конкурста да җиңде. 

Менделеевск шәһәре Балалар иҗат үзәгендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Ватан тарихын белүче» дип исемләнгән республикакүләм интеллектуаль турнир узды.

"Станокчы (металл эшкәртү)" белгечлеге буенча беренче курс студенты Айрат Галимов WorldSkills Hi-Tech стандартлары буенча югары технологияле сәнәгать тармакларының  WorldSkills Juniors VI эшче һөнәрләре милли чемпионаты блогында  өченче урынны яулады.


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Идел буе федераль округы төбәкләрендә гамәлгә ашырыла торган милли проектларны финанслау 275 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм милли проектлар советының эшче төркеме утырышы нәтиҗәләре буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Алексей Кузьминский белдерде.

16 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Ачык ишекләр көне үткәрә.
Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән очраша, әзерлек юнәлешләре белән таныша һәм 2020 елда кабул итү үзенчәлекләре белән таныша алачак.

"Костер" лагере базасында  "Мәктәпләрдә татулык хезмәте"  республика профиль сменасы узды. Смена Татарстанның 12 муниципаль районыннан һәм Казан шәһәреннән 200 активистны берләштерде. Алар-балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарәсе органнары активистлары, республика конкурсларында җиңүчеләр, кызыклы социаль проектлар эшләүчеләр.

14-15 ноябрьдә Казанда Казан федераль университеты базасында (Бутлеров ур., 4 йорт - КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты бинасы) Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы белгечләре һәм укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм бәяләү өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар укытучылар өчен методик укыту семинарлары уздырачак.

Татарстанда ятим балалар, шулай ук ата-ана каравыннан мәхрүм калган яки авыр тормыш хәлендә калган, профилактик учетның төрле төрләрендә булган балигъ булмаганнар арасында мини-футбол буенча "Добрый футбол"  дип аталган икенче республикакүләм турнир узачак.

2019 елның 11-12 ноябрендә Казан шәһәрендә «Балалар бакчасында һөнәри юнәлеш бирү эшенең буенча яхшы проект» республика конкурсы финалы уза. Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан  егерме педагог конкурсның читтән торып уздырылган этабы нәтиҗәләре буенча 131 катнашучы арасыннан сайлап алынган иң яхшы проектлар тәкъдим итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International