Superjob компаниясе аналитиклары мәгълүматлары буенча, 2020 елда IT-өлкәдә иң кирәкле хезмәткәрләр iOS һәм Android мобиль операция системаларын эшләүчеләр, UI/UX-дизайнерлар, QA (продукт сыйфатын тәэмин итү) белгечләре санала.
"Тоталь диктант-2020" башкаласы исеменә дәгъва кылучы шәһәрләр билгеле. Проектның рәсми сайтында "Тоталь диктант – 2020" башкаласы өчен тавыш бирү тәмамланды һәм претендент-шәһәрләрнең шорт-листы игълан ителде.
Россия шәһәрләре арасында Санкт-Петербургта яшәүчеләр инглиз телен иң яхшы белә. Ә менә төбәкләр арасында Чиләбе өлкәсе лидерлыкка чыкты. Гомумән алганда, Россия инглиз телен белү буенча дөнья рейтингында 100 урынның 48ендә.
11-29 ноябрь көннәрендә Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы белгечләре һәм укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм бәяләү өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар укытучылар өчен методик өйрәтү семинарлары уздыра.
«ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта югары сыйныф укучылары, һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары студентлары өчен Digital Start онлайн-курсы белем бирү платформасы эшли башлады.
Безнең җыелма команда гомумкоманда зачетында беренче булды, ул Венгриядә узган World Robot Olympiad 2019 ярышларында 2 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады. Россия командасын Иннополис университеты әзерләде.
КДАТУ Архитектура һәм дизайн Институтының 4 курс студентлары командасы әзерләгән "Яр буе язы" проекты "Мәскәү шәһәре НИ һәм ПИ шәһәр планы" һәм "Остоженка" архитектура бюросының бердәм "Яуза елгасы яр буйларын үстерү идеяләре" воркшопы Гран-приена лаек булды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләре “Классная работа!" - "Сыйныф эше!" бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә.
8 ноябрьдә Белгородта авыл укытучыларының IV Бөтенроссия съездының «Авыл территорияләрен үстерү факторы буларак авыл мәктәбе» пленар утырышы узды. Анда Россия Федерациясе мәгариф министры О.Ю. Васильева һәм Белгород өлкәсе губернаторы Е. С. Савченко катнашты.
Министр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Россиядә 26 мең авыл мәктәбе бар һәм аларда 470 мең педагог эшли, алар – илдәге укытучылар санының өчтән береннән артыграк.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт рус теле һәм башка фәннәр буенча имтихан материалларында бер җавапны сайлап алу мөмкинлеге бирә торган «тест» өлешеннән баш тартты.
«Бүген барлык фәннәр буенча дәүләт имтиханнары системасында фикер алыша, фикер йөртә, үз фикереңне формалаштыра, рус әдәби теле нормаларын кулланып, аны дәлилләп раслый белү кирәк", - дип сөйләде Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов.