ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

9 ноябрьдә 13: 00 сәгатьтә Казан югары танк команда училищесында Татарстан Республикасында "ЮНАРМИЯ"  Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге слетын ачу тантанасы була.

10 ноябрьдә 12:50 сәгатьтә "Россия-Культура" телеканалында "Созвездие-Йолдызлык. Республика байлыгы" документаль фильмы премьерасы тәкъдим ителәчәк. Ул Татарстанның күпмилләтле мәдәниятенә, "Созвездие-Йолдызлык"  Татарстан Республикасы эстрада сәнгатенең ачык яшьләр телевизион фестиваленә багышлана.

Мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү иҗтимагый контроль формаларының берсе булып тора һәм, мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфаты турында гражданнар тарафыннан мәгълүмат бирү, шулай ук әлеге оешмаларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.

«Үсеш ноктасы» Бөтенроссия үзәкләре форумында Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева, Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Марина Ракова, очучы-космонавт, Россия Герое, «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы рәисе Сергей Рязанский, Мәгарифне үстерүнең яңа формалары Фонды генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Максим Инкин катнашты. Җыелучылар беренче нәтиҗәләр турында фикер алыштылар, цифрлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләренең үсеш перспективаларын билгеләделәр.

Яр Чаллы шәһәрендә «Мәгариф» милли проектының «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында 95 нче «Балкыш» балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган ата-аналар өчен консультация үзәкләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре  буенча республика семинары узды.

Химия буенча БДИ тапшыручылар саны ел саен арта бара. Бу фәнне уңышлы тапшыру өчен, булачак имтиханда катнашучыларга катнаш һәм җентекле җавап таләп итә торган биремнәрне чишергә  һәм үз вакытыңны дөрес билгеләргә өйрәнү кирәк. Федераль Педагогик үлчәмнәр институты (ФИПИ) белгечләреннән мәкаләләр сериясен химия буенча БДИга әзерлек буенча киңәшләрдән торган методик тәкъдимнәр  дәвам итә.

8 ноябрьдә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы мәгариф бүлеге белән берлектә Марс урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Шәрәф Мөдәррис иҗатына багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрелде.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте рус теле һәм әдәбияты укытучылары съезды кысаларында "Рус теле һәм әдәбияты буенча бәяләү процедуралары өчен инструментарийларны камилләштерү юнәлешләре» секциясе үткәрде. Биредә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов һәм ведомство белгечләре дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДИА) һәм Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары турында сөйләделәр һәм укытучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Менделеевск гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Ноговицина  Рус сүзле җәмгыятенең II съезды  пленар утырышында катнашты.

Ил икътисадының мөһим тармагына цифрлы технологияләрне кертү турында «Электр энергетикасында диспетчерлаштыру һәм идарә итү» XIV Бөтенроссия ачык яшьләр фәнни-гамәли конференциясендә фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International