ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан мәктәпләрендә педагогик кадрларга кытлык сизелә. Әлеге проблеманы КФУ хәл итәргә тырыша. Югары уку йорты Россиянең педагогик булмаган югары уку йортларында укытучылар әзерләү буенча лидер булды. Бу хакта  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин хәбәр итте.

Киләсе елның беренче кварталында Казан федераль университеты каршында аутист балалар өчен бакча ачылачак. Бүген әлеге югары уку йортының ректоры Илшат Гафуров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

7 ноябрь көнне Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе  укучылары  Самара шәһәрендә Куйбышев мәйданыннан тантаналы марш белән узды. Биредә 1941 елның 7 ноябрендә Куйбышев шәһәрендәге хәрби парадка багышланган Хәтер Парады булды.
2019 елгы Парад соңгы 9 елда иң масштаблыларның берсе булды. Куйбышев мәйданы буенча марш белән якынча 6,5 мең кеше үтте.

8 ноябрьдә Татарстан Республикасында мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы башлана.

Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте мәгариф өлкәсендә төбәк ведомстволары арасында уңышлы эшләүче матбугат хезмәтләре исемлегенә керде. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2018-2019 елларда Россия Федерациясе субъектларының мәгариф идарәсе органнары матбугат хезмәтләренең эш нәтиҗәләрен анализлады.

6 ноябрьдә «Костер» Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында 2018-2019 уку елында  укучылар арасында узган  III Туриада (Спартакиада) җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында 100дән артык кеше катнашты.

1-2 ноябрьдә Ульяновскида мәктәп укучылары командалары арасында "Идел буе федераль округында география" темасына  "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" һәм  "Брейн-ринг" уеннары узды. 

Россиядә «Балалар үстерәбез. Заманча ата-аналар өчен Навигатор» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Ул балалы гаиләләр өчен кирәкле хезмәтләр турында мәгълүматны берләштерә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге КФУ ның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты белән берлектә «Тарих чакыруы» дип аталган I республикакүләм тарихи турнир үткәрде. Бу команда ярышлары, биредә укучылар проблемалы һәм олимпиада характерындагы тарихи биремнәр чишә.

Җиңүчеләр ай саен 42 мең сумга кадәр стипендия һәм Россия IT-югары уку йортында «Информатика һәм исәпләү техникасы» бакалавриаты программасы һәм магистратураның дүрт программасы буенча белем алу бәясенең 100% ын каплаган грант алачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International