Казанның "Салават Күпере " микрорайонында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзелде. Ике катлы биналар кабат куллану проекты буенча төзелгән. 2019 елның 12 ноябрендә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе әлеге объектларның проект документларына туры килүе турында бәяләмә бирде.
Шулай ук биналар энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектларының энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары (ЗОС) белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килә.
Бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатын ачу тантанасы булды.
Кукмараның Урта Комар авылында мәктәп белән бер түбә астында "Тамчы" балалар бакчасы ачылды. Биредә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 25 бала тәрбияләнәчәк. Төзекләндерү эшләре 12 миллион 300 мең сумга төшкән.
Казанда мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ачылды. Яшь профессионаллар хәрәкәтендә ни өчен катнашырга кирәк һәм бу киләчәктә өлкән сыйныф укучыларына һәм студентларга нәрсә бирәчәк, анда катнашучылар, экспертлар һәм волонтерлар "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы корреспондентына сөйләделәр.
Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының беренче курс студенты Максим Балобанов булачак система администраторы.
Тәтеш дәүләт гражданнар саклау көллияте базасында "Коткару эшләре" компетенциясе буенча WorldSkills Russia региональ чемпионаты бара. Быел Татарстан Республикасының региональ чемпионатында 11 команда катнаша. Яшүсмерләр ярышында беренче тапкыр мәктәп укучылары гына көч сынашачак.
Татарстан мәктәпләре ел ахырына кадәр "Мәдәният" милли проекты кысаларында 61 пианино алачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова хәбәр итте.
Докладчы сүзләренә караганда, республика мәктәпләренә илебездә җитештерелгән музыка коралларын китерү 15 ноябрьдән башлана.
Ни өчен кешеләр ришвәт бирә һәм ала, ришвәтчеләрнең "кара исемлеге" кирәкме? Бу хакта Казан дәүләт энергетика университетында "Коррупциягә каршы көрәш: гражданлык җәмгыяте роле" дебатларында катнашучылар фикер алышты.
2020 елның февраль–апрель айларында 8-11нче сыйныф укучылары өчен Милли технологик инициативаның Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы (МТИ олимпиадасы) финалы узачак.
2019/20120 уку елында олимпиаданың бөтен мәктәп турына Россиянең барлык төбәкләреннән 5-11 нче сыйныфларның 80 меңнән артык укучысы теркәлгән.
Бүген, 13 ноябрьдә Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәтенең 2019-2020 еллардагы төбәк чемпионаты старт алды. Быел ул 3 этапта - 13-15 ноябрьдә, 20-22 ноябрьдә һәм 4-6 декабрьдә узачак.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов традиция буенча Бөтенроссия ата-аналар җыелышы үткәрде, аның барышында бердәм дәүләт имтиханнары һәм төп дәүләт имтиханнарында үзгәрешләр, Бөтенроссия тикшерү эшләре, чит тел буенча мәҗбүри БДИ һ.б. турында сөйләде, шулай ук ата-аналарга балаларын яхшырак укытуны оештырырга һәм имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итәргә киңәш бирде.