ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

Түбән Камада WorldSkills Russia системасы буенча эшче яшьләрнең иң яхшы вәкилләрен сайлап алачаклар. Һөнәри осталык буенча ярышлар уза торган мәйданчыкларның берсе-Түбән Кама политехника көллияте. Биредә конкурсантлар арасында "Сантехника һәм җылылык" компетенциясендә иң яхшыларны ачыклыйлар.

Алабуганың "Сигезенче мәктәп" каналын "Мәгариф турында"  Бөтенроссия конкурсында "Карарга кирәк булган мәгариф турындагы видеосюжетлар" номинациясендә иң яхшысы дип тапканнар.

15 ноябрьдә Казанда волонтер-медиклар өчен  төбәк мәктәбе старт ала. 70тән артык волонтер-медик, Казан дәүләт медицина университеты, Казан медицина колледжы, шулай ук Татарстанның тугыз муниципаль районыннан медицина урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары катнашачак.

26-27 ноябрьдә Казан дәүләт энергетика университеты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты белән берлектә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәме белән "Студентлар Интернетта: куркынычсызлык һәм инициативалар" дип аталган округ форумын үткәрә.

Республиканың Буа ветеринария техникумында "Ветеринария" компетенциясе буенча WorldSkills төбәк чемпионаты башланды.

“Россия мәктәп укучылары хәрәкәте”  гомумроссия иҗтимагый-дәүләти балалар-яшьләр оешмасы “Экотренд” дигән яңа экологик проектта катнашырга чакыра. Конкурста үзең генә дә, экоотряд составында да  катнашырга була. Экоотрядны куратор һәм дүрт укучы оештыра, аларга  башкалар да кушылырга мөмкин.


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Азнакайда "Мәгариф"  милли проектын гамәлгә ашыруда ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары мәгариф идарәләре һәм бүлекләре башлыклары өчен республика семинар-киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.

2019 елның 18-22 ноябрендә Мәскәүдә ВДНХ территориясендәге 75нче  павильонда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" V Милли чемпионаты узачак.

16 ноябрьдә Россиядә һәм чит илләрдә өченче тапкыр физика, математика һәм информатика буенча "Хәл итәргә чык!" Бөтенроссия контроль эш акциясе узды.

2019 елның 13 ноябрендә Минзәлә районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинар – киңәшмәсе «Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик осталыкларын һәм иҗади үсешләрен камилләштерү» темасы астында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International