Россия фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Марина Боровская якшәмбе көнне Ростов-Дон шәһәрендә Казанда туып үскән, хәзерге вакытта Мәскәү студенты Зәринә Бикмуллинага «Ел студенты – 2019» Россия илкүләм премиясен тапшырды.
Алты ел эчендә техникум һәм көллият укучылары саны 10% ка арткан һәм 2019 елда 3 млн. кешегә җиткән.
Катнашучыларны теркәү проект сайтында бара: youngreaders.ru. «Балалар өчен зур күләмле әдәби белем бирү проекты Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашырыла һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыруга, укучылар карашын киңәйтүгә юнәлдерелгән. Конкурс барлык төбәкләрдә дә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә», - дип хәбәр итә аны оештыручылар.
2019 елның 15 ноябрендә Казан шәһәре Совет районының 93-нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге астында «рус теле», «ана теле буларак рус теле», «рус әдәбияты» фәннәре буенча район методик берләшмәләре җитәкчеләре һәм укытучылары Форумы узды.
16 ноябрьдә Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә «Россия Ел тәрбиячесе» X Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы башлана.
14 ноябрьдә Балалар экология-биология үзәге Республика олимпиада үзәге белән берлектә "Экологик белем бирү: тәрбия-белем бирү процессы һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге" дигән темага республикакүләм методик семинары үткәрде.
18 ноябрьдә Татарстан җыелма командасы Мәскәүгә юл тота, анда 18-22 ноябрьдә инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" V илкүләм чемпионатында катнашачак.
Мәгариф министрлыгы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының (ФГОС) эшләп бетерелгән проектларын бастырып чыгарды.
Бу көннәрдә Лениногорск нефть техникумы базасында «Геодезия» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты уза. Анда Казан, Чистай, Бөгелмә һәм Лениногорскидан 10 команда катнаша.
14 ноябрь көнне Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында «Татар халкының телен, мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре» дигән темага багышланган семинар узды. Семинар авылның 1нче урта гомуми белем мәктәбендә үтте. Чарада 150 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.